Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Әлки авылы балалар бакчасында республика программасы нигезендә капиталь ремонт төгәлләнү алдында

​​​​​​​Югары Әлки авылы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

 

Биредә балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бер түбә астында урнашкан. Бакчага 12 бала йөри, ә мәктәптә 11 сабый белем ала. Әлеге бина бик таушалган, тузган иде инде. Һәм быел ул республика программасы нигезендә төзекләндерелә башлады. Биредә инде бик күп эшләр башкарылды, төзүчеләр кулы тимәгән җир калмады диярлек. Бина металл сайдинг белән тышланды, түбәсе яңадан ябылды. Тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, идән һәм түшәмнәр яңартылды. Бүлмәләрнең байтагында җылытылган идәннәр хәзер. Җылы бәдрәфләр, ванна, душ, аш-су (кухня) бүлмәләре ясалды. Төзүчеләр бинада ремонтны төгәлләп киләләр. Инде бакча һәм мәктәпнең әйләнә-тирәсен төзекләндерү эшләре башланырга тора. Бина тирәсе матур рәшәткә белән тотып алыначак, керү юлларында брусчатка түшәләчәк.

Әти-әниләрне һәм сабыйларны шатландырып, яңартылган бакча һәм башлангыч мәктәп озакламый ишекләрен ачар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев