Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Юхмачы җирлеге пенсионерлары башкалада экскурсиядә булды

Сентябрьнең кояшлы, җылы бер якшәмбесендә Юхмачы авыл җирлегенең бер төркем пенсионерлары Казанда экскурсиядә булдылар.

Сәфәрне җирлекнең ветераннар советы рәисе Владимир Кузнецов оештырды, ул автобус та юнәтте. Өлкәннәр Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение соборында булдылар, үзәк никахлашу сараен, башкаланың бүтән истәлекле урыннарын карадылар. Казаныбызның елдан-ел төзекләнә, матурлана баруына, чисталыгына сокланып, хозурланып йөрделәр, фотога төштеләр. Бу сәфәрдән өлкәннәр бик тәэсирләнеп кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев