Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының  Юхмачы урта мәктәбендә экстремизмга каршы чаралар үткәрәләр

Юхмачы урта мәктәбендә экстремизмга каршы юнәлтелгән төрле чаралар оештыралар. 

 
Дистә елдан артык инде 3 сентябрьдә Россиядә истәлекле дата – Террорлыкка каршы көрәштә теләктәшлек (день солидарности) көне билгеләп үтелә. Районыбыз мәктәпләрендә дә бу көнне төрле чаралар оештырылды. Әйтик, Юхмачы мәктәбендә яшь армиячеләр “Син истә безнең, Беслан!” дигән акция үткәрделәр. Әлеге дата белән бәйле “Экстремизмга – юк!” айлыгы да биредә төрледән-төрле эчтәлекле чаралар белән билгеләнә. Укучылар “Тынычлык территориясе” республика акциясендә катнашып, тыныч тормышның кадере, әһәмияте хакында иншалар яздылар. Укытучы Андрей Романов экстремизмның асылы турындагы ачык дәрес үткәрде, балаларга бу хәвефле күренеш турында үтемле һәм эчтәлекле итеп сөйләде. 
Әлеге айлык кысаларында мәктәптә өйрәнү эвакуациясе дә  үтте. Укучылар, педагоглар һәм техник персонал бу чараны оешкан төстә һәм оператив башкардылар – эвакуация 1 минут 50 секундта төгәлләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев