Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Үзәк паркында бүген бәйрәм-Россия көне

12 июнь - иң яшь, әмма иң тантаналы милли бәйрәм-Россия көне!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Үзәк парк халыкның яраткан ял итү урынына әйләнде. Нәкъ менә биредә иртәнге сәгать 10да Россия көненә багышланган концерт башланды.

Паркта шактый кеше җыелган иде. Дөрес, күбесе балалар иде. Алар да, башкалар да рәхәтләнеп ял иттеләр, дуслары, туганнары белән аралаштылар. Көн дә җылы, кояшлы булды.

Бәйрәмгә җыелучыларны, барлык әлкилеләрне бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

- Бүген без монда бөтен ил белән бергә Россия көнен билгеләп үтәбез. Һәркем Татарстанда, Россиядә зур үзгәрешләр, яңартулар күрә, моның белән горурлана. Мәктәпләр, хастаханәләр, клублар төзелә, ремонтлана, яңа юллар, күперләр арта. Иң мөһиме- һәрвакыт аяз күк йөзе, илдә иминлек булсын. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим, - диде район башлыгы.

Котлаулардан соң бүләкләү тантанасына күчтеләр. Озак еллар намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгәкеткән өлеше өчен Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин исеменнән Рәхмәт хатлары белән «Кызыл Шәрык Агро» җәмгыяте эшчеләрен бүләкләделәр.

Сәхнәдә Россия турында бик күп җырлар яңгырады. Һәр катнашучыда патриотизм уянды, өлкәннәр кушылып җырладылар, ә балалар үз чиратында бииләр.

Шулай ук районыбызның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Район башлыгы Александр Никошин Әлки районы эчке эшләр бүлеге министрлыгы начальнигы урынбасары Денис Шипигин белән берлектә алты егет һәм кызга паспорт һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмдә шулай ук «Хәйруллин фонды " хәйрия фондының башкарма директоры Волостнова Ирина Николаевна да катнашты. Ул, үз чиратында, районның беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе буенча букчалар бүләк итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Йосыпов Илнур Вәли улы «Өченче яшь» республика Спартакиадасында катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Район башкарма комитеты урынбасары Мәрдегалямова Лия Каюм кызы «Минем шәҗәрәм» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары районда тантаналы һәм күңелле уза.

19 сәгатьтә барлык район халкын бәйрәм дискотекасына  Үзәк паркка чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев