Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районынынң Базарлы Матак авылындагы мәдрәсәдә балалар өчен дини тәрбия чарасы оештырылды

​​​​​​​Базарлы Матак авылындагы мәдрәсәгә 2010  елда нигез салынган иде.

  Төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Ә мәдрәсәнең өлгергән өлешендә инде укулар оештырыла.

Узган ел мәдрәсәнең беренче катында төзелеш эшләре төгәлләнеп, ул беренче укучыларын кабул итте. 1 октябрьдән майга кадәр анда алты дистәгә якын хатын-кыз дини белем алды. Аларны Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән сертификаты булган тәҗрибәле остазлар укытты.

Җәйге каникул вакытында мәдрәсәдә балалар өчен дини тәрбия чарасы оештырылды. Анда 30лап малай һәм кыз йөрде. Балаларны ашату-эчертү дә каралган иде.

Күптән түгел мәдрәсәгә йөргән балалар белән төрле бәйгеләр оештырылды. Мөгаллимнәре белән бергә анда район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев тә катнашты. Малайлар-кызлар шәригать кануннарын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр һәм Коръән сүрәләрен яттан сөйләүдә ярыштылар. Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Мәдрәсә төзелешен оештыручыларның берсе, бу эшнең башында торучы Фаик Борһанов балаларның тәртипле, әхлаклы булып үсүләре өчен җан ата. Дини тәрбия чарасын гамәлгә ашыруга да ул зур өлеш кертте. Мәдрәсә төзелешен ахырына җиткерү өчен дә тырышып йөри ул.

– Мәдрәсәнең беренче каты өлгереп җитте. Әмма башкарасы эшләр шактый әле. Балалар өчен аш-су бүлмәсен һәм ир-атларны укыту өчен аскы катны эшләп җиткерәсе бар. Уку бүлмәсе өчен өстәл-урындыклар, башка җиһазлар да кирәк. Аш-су бүлмәсенә плитәләр, шкафлар, савыт-саба да аласы иде. Мәдрәсәнең тирәсен тотып аласы бар, балаларга уйнау өчен спорт мәйданчыгы ясарга да ниятлибез. Бу эшләрне башкару өчен байтак средстволар кирәк әле, – ди Фаик Борһанов.  

Ул райондашларыбызның төзелеш эшләрендә булышуына өметләнә.

– Битараф булмаган кешеләр әлеге эш-ниятләрне тормышка ашыруга хәл кадәренчә ярдәм итсәләр, бик рәхмәтле булыр идек. Моңа кадәр дә мәдрәсә төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләр байтак булды.  Хәзер дә игелекле кешеләр ярдәм кулы сузарлар дип өметләнәбез. Башлаган эшне ахырына җиткерәсе, мәдрәсә төзелешен төгәлләп, анда укуларны тулы куәткә алып барасы иде, – ди Фаик ага.              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев