Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы:“Яшисе иде әле, тормыш бигрәк рәхәт бит”,–ди 100 яшен тутырган Рабига әби Мусина

​​​​​​​“Яшисе иде әле, тормыш бигрәк рәхәт бит”,–ди 100 яшьлек Рабига әби Мусина

 Районыбызның иң өлкән кешесе –Түбән Әлки авылында яшәүче Рабига әби Мусинага  100 яшь тулды. Озак яшәүнең сере турында сорашкач, әби ике дә уйламыйча: “Аның сере – хезмәттә. Азрак йокларга, күбрәк эшләргә кирәк”,–дип җавап бирә.

 

 

“Озак яшәүнең сере – хезмәт”

Рабига әбинең гомере хезмәттә үткән шул. Ул 17 яшендә тракторга утырган.  Бөек Ватан сугышы башлангач, аны тракторчылар бригадиры итеп билгеләгәннәр. Ул елларда корыч айгыр иярләүче кызлар көне-төне кырдан кайтмый эшләгәннәр. Озак көткән Җиңү көне җитеп, тракторларны фронттан кайткан ир-атларга тапшыргач та бер көн калмый колхоз эшендә була Рабига апа – урак та ура, гектарлап чөгендер, бәрәңге дә эшкәртә.

–Эшләргә яраттым. Эшкә тотынсам, арыганымны да белми идем. Колхозда 70 яшькә кадәр эшләдем. Аннан соң да чакырганда бардым әле,–дип сөйли ул.

Сугыштан имгәнеп кайткан яшьлек яры Нәҗипкә кияүгә чыгып, өч бала үстерәләр алар. Мәрхүм Нәҗип абыйны да авылдашлары, эш өчен бөтен җаны-тәне белән тырыша торган, туры сүзле, принципиаль кеше иде, дип искә алалар.

–Әти инвалид булгангадыр, әни гел аны сакларга тырышты. Бөтен авыр эшне үзе башкара иде. Урманга агач кисәргә дә йөрде, утынын да ярды, печәнен дә чапты. Авыр-авыр капчыкларны да чөеп кенә йөртә иде. Безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. 15 яшьтән кулыбызга чалгы, балта тоттырды. Хәзер дә ял итәргә ятканны да өнәми, эшләгез, хәрәкәтләнгәч тәннәр языла, арыганнар бетә ул, ди,–дип сөйлиләр балалары Илдус абый белән Илсөяр апа.

 

“Сабыр төбе – сары алтын”

Йөзъяшәр әби гомергә көр күңелле, оптимист рухлы булган.

–Мин беркайчан Рабига апаның кеше белән ызгышканын, әчелешле булганын белмим. Гел ачык йөзле, тәмле телле иде ул,–ди Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин.

Илсөяр апа да моны җөпли:

–Нинди катлаулы, авыр хәлләрдә дә әни төшенкелеккә бирелмәде. Ул һаман алга өмет, ышаныч белән карады, безне дә шуңа өндәде,–ди.

Рабига апаның киң күңеллелеген, сабырлыгын шуннан белегез: алар иренең сеңелесе Өммегөлсем апа белән 48 ел бер гаилә булып яшәгәннәр. Нәҗип абый үлгәч тә 22 ел дәвамында каенсеңелесе белән бертуганнардай татулыкта гомер кичерә Рабига апа, авырып киткәч кадерләп карый, хөрмәтләп соңгы юлга озата.

 

Әби мунча ярата

Дөресен әйткәндә, Рабига апага әле йөз яшьне биреп тә булмый. Аның мөлаем, көләч йөзеннән яктылык, нур бөркелеп тора. Зиһене уяу, хәтере яхшы. Ул бүген улы Илдус абый тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Чуаш Кичендә торучы Илсөяр апа да, оныклары да гел хәлен белеп торалар. Тик менә олы кызы Хәнифәне авыр чир вакытсыз дөньядан алып киткән.

Байтак еллар элек сукыр эчәгенә операция ясаганны исәпләмәгәндә, Рабига әби беркайчан хастаханәгә, табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Салкын тидереп чирләп ятканын, я булмаса йөрәге чәнчегәнен хәтерләми ул. Кан басымы да соңгы берничә елда гына борчый башлаган.

Әби  соңгы елларга кадәр ашарга пешереп торган, бакчада эшләгән. Үткән җәйдә дә  чыгып кура җиләге җыйган әле. Токмач ашын бик ярата, токмачны һаман үзе баса икән. Өйдә йөреп тора, чәй дә кайнатып эчә. Җылы көннәрдә урамга да чыгып утыра.

–Әни бик мунча ярата. Яшьрәк чакта эштән арып кайткач, мунча чабынып хәл ала иде. Хәзер дә чабынмыйча мунча кергәне юк, “каен себеркесе белән чабыну– үзе шифа ул” ди,–дип сөйли кызы Илсөяр.

Сөбханалла, әбинең күзе күрә, колагы да яхшы ишетә. Кызына, оныкларына, туганнарына телефоннан шылтыратып сөйләшеп тора.

Нәселләрендә дә озын гомерлеләр шактый булган. Әби үзе әйтүенчә, әтисе ягыннан дәү әнисе 110 га кадәр яшәгән.

 

“Ил башлыклары да мине белә икән!”

Рабига әби Мусинаны гасырлык юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин килделәр. Аларның җылы тәбрикләүләрен Россия һәм Татарстан Президентларының котлау телеграммаларын, район башлыгының бүләген әби бик сөенеп кабул итте.

–Күр инде, минем туган көнемне  Казанда, Мәскәүдә дә белеп торалар икән,–дип кеткелдәде ул.

Сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер теләүләргә җавап итеп:

–Яшисе иде әле. Тормыш бигрәк рәхәт, бик матур бит, ничек аны ташлап китәсең,–дип елмайды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев