Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки өстеннән давыл узды

14 июльгә каршы төндә (сәгать икедән өчкә кадәр) район өстеннән давыл узды.

Давыл вакытында җилнең тизлеге секундка 30 метрга кадәр җиткән. Көчле җил агачларның  ботакларын сындырган, бераз яшелчәләргә зыян китергән.

Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге бинасы түбәсеннән бер буй калайны йолкып алган, Төзүчеләр урамындагы ике катлы йортның да түбә калае каерылган.

Район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина әйтүенчә, районда башка зыян очраклары турында аларга хәбәр кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев