Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки төбәгендә үскән талантлы артист Резидә Төхвәтуллинаның бүген күркәм юбилее

Бүген, 3 июньдә, якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Резидә Төхвәтуллинаның зур гомер бәйрәме – алтын юбилее.

Резидә Төхвәтуллина башка районда туса да, аның балачак еллары районыбызның Иске Салман авылында үтә. Кызның җыр-музыкага, актерлык осталыгына сәләте дә  безнең төбәктә, Салман ягының матур табигате, риясыз-эшчән халкы тәэсирендә бөреләнгәндер әле. Һәм без аны хаклы рәвештә үзебезнең якташыбыз дип саныйбыз.

Көчле матур тавышка ия Резидә татар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә бердәй осталык белән башкара. Ул күптән инде татар эстрадасының  популяр артисты, тамашачының яраткан җырчысы.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә тудырган образлары белән дә тамашачы күңелен яулады ул.

Әлкилеләр талантлы якташыбызның иҗатын яраталар, аның район сәхнәсендә чыгыш ясавын көтеп алалар.

Күренекле якташыбыз Резидә Төхвәтуллинаны алтын юбилее белән кайнар котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, тормышында иминлек, бәхет, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Без сине яратабыз, синең белән горурланабыз, Резидә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев