Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки төбәгенең мәшһүр улы җырчы Мирсәет Сөнгатуллин бүген “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруы кунагы булды

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллин бүген, 1 ноябрьдә "Татарстан-яңа гасыр" телеканалының иртәнге тапшыруына кунак буларак чакырылган иде. Мирсәет татар халкының легендар шәхесе композитор Сара Садыйкова турында истәлекләрен уртаклашты. Быел бит Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәбез. Мирсәет Сөнгатуллин аның белән иҗатташ дуслар булганнар, якташыбыз бу...

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллин бүген, 1 ноябрьдә "Татарстан-яңа гасыр" телеканалының иртәнге тапшыруына кунак буларак чакырылган иде.

Мирсәет татар халкының легендар шәхесе композитор Сара Садыйкова турында истәлекләрен уртаклашты. Быел бит Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәбез. Мирсәет Сөнгатуллин аның белән иҗатташ дуслар булганнар, якташыбыз бу композиторның күп җырларын башкарган икән.

Мәгълүм булганча, Мирсәет Сөнгатуллин быел татар халкының 205 җыры тупланган диск чыгарды. Татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә экспедицияләрдә йөреп, халык җырларын берәмтекләп җыеп бер альбомга туплау - искиткеч зур хезмәт. Мирсәет "Манзара" тапшыруын караучыларга альбомга кергән җырлар хакында сөйләде, "Баламишкин"ның бер куплетын көйләп тә күрсәтте. Моңа кадәр шулкадәр татар халык җырларын башкарган, бергә туплап альбом итеп чыгарган кеше юк иде. Мирсәет Сөнгатуллин бу искитмәле хезмәтне башкарган бердәнбер милләттәшебез әлегә. Без, әлкилеләр, аның иҗаты белән кызыксынып торабыз, якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Аңа киләчәктә зур иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев