Әлки терлекчеләре сөт җитештерү буенча республикада иң алдынгы ун район арасында
Район терлекчеләре соңгы вакытта көн саен 134 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаталар.
Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 103 процент дигән сүз. Һәр сыердан уртача көнлек савым 14,3 килограмм тәшкил итә.
Безнең терлекчеләр сөт продукциясе җитештерү буенча республикада иң алдынгы 10 район арасында. Гадәттә апрель аенда, азык запасы саегу сәбәпле, савым кими. Әмма бездә узган ел терлек азыгы мулдан һәм сыйфатлы итеп хәзерләнгән иде. Шуңа да терлекчеләребез сөт җитештерүдә күрсәткечләрне киметмәскә дигән максат белән хезмәт куялар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев