Әлки терлекчеләренә – 176 балл
Республика рейтингында районыбыз фермерлары "уртадагылар" категориясенә кертелгән. Бер ай элек республиканың игенчеләр хезмәте буенча рейтинг төзелгән иде. Быелдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларның эш нәтиҗәләрен дә рейтинглар белән бәяли башлый. Терлекчеләр хезмәте биш күрсәткеч буенча бәяләнә. Болар: сөрү җирләренең һәр 100 гектарына ит һәм сөт җитештерү, бер баш шартлы...
Республика рейтингында районыбыз фермерлары "уртадагылар" категориясенә кертелгән.
Бер ай элек республиканың игенчеләр хезмәте буенча рейтинг төзелгән иде. Быелдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларның эш нәтиҗәләрен дә рейтинглар белән бәяли башлый. Терлекчеләр хезмәте биш күрсәткеч буенча бәяләнә. Болар: сөрү җирләренең һәр 100 гектарына ит һәм сөт җитештерү, бер баш шартлы терлеккә үстерелгән ит, 100 сыердан алынган бозау һәм савым терлекләренең продуктлылыгы. Барлык күрсәткечләрне кушып, һәркайсына билгеле бер күләмдә баллар билгеләгәннәр һәм йомгаклау таблицасын өч категориягә бүлгәннәр.
Безнең Әлки районы 176 балл белән урта категориягә эләккән (урталыкта барысы 15 район). Рейтингта иң алдынгылар - Әтнә, Саба һәм Балтач районнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев