Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки товарларын Казан ярминкәсендә яратып алалар

​​​​​​​Узган шимбәдә Казанда янә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

 

Әлкилеләр элекке мәйданда – Дәрвишләр бистәсе базарында сату итте. Районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, эшмәкәрләр кала халкына иң кирәкле, сорау зур булган товарларны төяп бардылар. “Хузангай” җәмгыятенең сырларын, ак маен, үсемлек маен шәһәр халкы яратып өлгергән. “Салман” дуңгызчылык комплексында җитештерелгән ит тә яхшы сатылды. “ВостокЗернопродукт” бөртек белән сату итте. Базарлы Матактан Илнар Гариповның төрле зурлыктагы матур савытларга тутырылган балы, Түбән Әлкидән Руслан Шәвәлиевнең яңа тотылган балыгы да кала халкының күңеленә хуш килде.

Ярминкәгә Түбән Әлки, Иске Чаллы, Карга, Ташбилге, Иске Камка, Алпар авыл җирлекләреннән зур оешканлык белән хәзерләнеп барганнар иде. Ә Иске Матак, Кошки җирлекләре вәкилләре ярминкә кунакларын көн әйләнәсе кайнар коймак, мәтрүшкәле чәй белән сыйлады. Район сәнгать осталары концерт номерлары белән халыкның күңелен күтәрде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов әлкилеләрнең ярминкәне әйбәт оештыруларын билгеләп үтте.

Мондый ярминкәләр май аена кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев