Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки урман хуҗалыгына Татарстан Президенты бүген өч автомобиль тапшырды

Район урман хуҗалыгы автопаркы өч берәмлек махсус техникага баеды.

Предприятие җитәкчесе Илсур Зәйнуллин бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан урман патруле автомобильләре – ике “Нива” һәм бер “УАЗ” ачкычлары кабул итеп алды.

Әлеге тантаналы вакыйга  республика башкаласындаКазан” гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта узды. Рөстәм Миңнеханов республика урман хуҗалыкларына 112 берәмлек махсус техника тапшырды. Автомобильләр федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган.

–Урман – безнең байлыгыбыз. Республикабызга килүчеләр һәрчак безнең урман һәм су киңлекләренә игътибар итәләр. Ә бит урманнар  территориябезнең бары 17 процентын гына били. Безгә бу байлыкны саклау бик мөһим,–диде Президент тантанада ясаган чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы комплексының Татарстан өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Ул шулай ук бүген аеруча уяу булу, урманнарны янгыннардан саклау зарурлыгын билгеләп үтте.

Район урман хуҗалыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, предприятиенең берьюлы бу кадәр яңа техниканы беренче мәртәбә алуы.

–Безнең баланста бүген алты автомашина исәпләнә. Яңа урман патруле техникасына зарурлык бик зур иде. Бу машиналар урманнарны хокук бозучылардан, янгыннардан саклау җәһәтеннән патрульлек итү, рейдлар үткәрү өчен файдаланылачак. Урман хуҗалыкларына күп санда яңа махсус техника тапшырылу республика җитәкчелегенең бу тармак хакында зур кайгыртучанлык күрсәтүен тагын бер кат раслый. Моңа без нәтиҗәле тырыш хезмәтебез белән җавап бирергә тиешбез,–ди Илсур Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев