Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки ватерполистлары Татарстан данын яклый

Бу көннәрдә Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә 14 яшькәчә кадәрге кызлар командалары арасында ватерпол буенча Россия беренчелегенең беренче туры үтә һәм анда безнең яшь спортчыларыбыз да катнаша. 

“Бу командабыз әле күптән түгел генә оешты, әмма киләчәге бик өметле”, диде безгә баш тренер Александр Георгадзе. Аның сүзләрен раслап диярлек беренче уенда ук кызларыбыз җирле команданы 13:12 исәбе белән җиңгәннәр. Биредә кызларыбыз тагын дүрт уен уйнарга тиеш. Шуларның берсен генә отса да, “Актай” командасының финалга чыгу мөмкинлеге югары булачак. 
Түбән Новгород шәһәрендә 18 яшькәчә кызлар командалары арасында икенче “Актай” командасы чыгыш ясаячак. Россия беренчелегендә бу команда шулай ук Татарстанның җыелма коллективы буларак республика данын яклый. 
Александр Георгадзе әлеге командага зур өметләр баглый. Чөнки кызлар илкүләм бәйгеләрдә катнашып чыныгу үткән, тәҗрибә туплаганнар. 
17 октябрьдән Дзержинск шәһәрендә малайлар командалары ярыша башлый. Районның 14 яшькәчә ватерполчыларын туплаган “Актай” командасы биредә Россия чемпионы титулы өчен көрәшәчәк.
Россия ярышларына яшь ватерполчыларыбыз Болгар шәһәре бассейнында әзерләнделәр. Чөнки үзебезнең “Ләйсән” бассейны техник сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылып тора. 
Александр Георгадзе раславынча, Болгарда  ярышларга әзерләнү, күнегүләр үткәрү өчен бик әйбәт шартлар тудырылган. Хуҗалар: “Күршебездә шундый спортчылар булу белән горурланабыз, сезгә күнегүләр үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышачакбыз”, дип ышандырганнар.
Яшь спортчыларыбызның Россия беренчелегендә ни дәрәҗәдә чыгыш ясаулары турында хәбәрләрне даими биреп барачакбыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев