Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки якташлык җәмгыяте фронтовик язучы Нәби Дәүли эзләре буенча туристлык маршруты әзерли

Әлки якташлык җәмгыяте фронтовик язучы Нәби Дәүли эзләре буенча туристлык маршруты әзерли.

Район буенча узасы әлеге маршрутның кузгалып китү ноктасы Алпар авылы музее булыр дип ниятләнә. Тематик экскурсия язучының туган урыны – Яңа Камка (элекке Мәүләшә) авылыннан башланачак. Маршрутта катнашучылар язучы булган урыннарны күрә алачак. Мондагы зиратта әдипнең ата-аналары күмелгән. Аннан соң туристлар Базарлы Матак авылына кузгалачак. Биредә Лисенков исемендәге музейдагы экспонатларны, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядәге экспозицияне һәм язучы исемендәге урамны күрергә була. Экскурсия алга таба Казанда дәвам итәчәк. Әмма маршрутның 23-25 километр тәшкил итүче иң мөһим өлеше безнең район буенча уза. Аны велосипедта, атка утырып яисә җәяү үтәргә була дип планлаштырыла.

Район якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, бу районның туристлык потенциалын үстерү, алга таба үзебезнең уникаль туристлык брендын булдыру өчен бик зур мөмкинлек. “Райондашлардан әлеге маршрут буенча тәкъдимнәр көтәм”,–ди Алсу Нәбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев