Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки якташлык җәмгыяте ялгыз өлкәннәргә Яңа ел бүләкләре өләшергә җыена

Әлки районы якташлык җәмгыяте районыбызда ялгыз калган, өлкән яшьтәге кешеләр өчен хәйрия акциясе үткәрә.

Район авылларында бүген караучысыз калган 115 өлкән яшьтәге кеше яши. Яңа ел алдыннан аларны азык-төлек пакетлары таратып сөендерик, ди оештыручылар. Бу акция район башлыгы Александр Никошинның Әлки якташлык җәмгыятенә мөрәҗәгате нигезендә тормышка ашырыла. Акчаны (кем күпме бирә ала) Флюра Абдуллинаның  картасына 89050209893 телефон номеры  буенча күчерергә була.

Әлеге сәгатькә 75200 сум акча җыелган инде. Хәйрия акциясе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев