Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки юртаклары зур бәйгеләрдә җиңде

27 майда Ульяновск шәһәре ипподромында үткән ярышларда Түбән Әлкидән Марат Гобәйдуллин юртагы белән тәүге чабышта ук беренче килде.

Узышларда ул үзенең Леруан Люк исемле чабышкысы белән катнашты. Ә икенче төркем узышта (заезд) “Хузангай” җәмгыяте юртагында Гомәр Баһавиев финишка икенче булып килеп җитә.

Өченче төркем узышта Марат Гобәйдуллин Кадабра Сайз исемле аты белән катнаша. Бу бәйгедә дистәдән артык юртак ярыша. Марат финишка алтынчы булып килеп җитә.

Әлеге ярышларга кадәр Гомәр Баһавиев Әлмәттә һәм Казанда узган узышларда икенче урынны яулап кайткан иде.

Ә Лениногорск шәһәрендә узган атлар марафонында Иске Әнҗерәдән Олег Синкин, Талисман исемле чабышкы белән 10,5 километр араны узып, бишенче булып килгән иде. Әлеге бәйгедә Мордовия, Башкортстан, Мари иле республикаларыннан бик шәп чаба торган атлар күп катнашкан. Шуңа район Сабантуйлары ат чабышлары лидеры Олег Синкинның ул ярыштагы чыгышын да уңышлы дип санарга җирлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев