Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки ЗАГСында елның соңгы җомгасында биш пар язылышты

28 декабрь – елның соңгы җомгасы. Район ЗАГС бүлегендә “кызу” көн. Биредә бүген биш парның законлы никахы теркәлде.

Өч пар Никахлашу залында тантаналы төстә язылыштылар. Болар – Базарлы Матактан Салават Мәхмүтов һәм Иске Чаллыдан Айгөл Гәрәева, Казаннан Раил Гайнуллин һәм Бибай Чаллысыннан Гөлфинур Вәлиәхмәтова, Яңа Сихтермәдән Константин Карманаев һәм Юхмачыдан Анастасия Никитина.

Кәләшләрнең креатив образда булуы белән дә бу туйлар бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Яшьләрне законлы никахлары белән котлыйбыз, аларга бәхет, мәхәббәт, үзара аңлашып яшәүләрен, күп балалар табып үстерүләрен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев