Әлкидә бүген районара ату ярышлары булды
Базарлы Матак авылы Үзәк паркындагы тир бинасында бүген районара пневматик мылтыктан ату ярышы булды. Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.
ДОСААФ Әлки җирле оешмасы үткәргән бу ярышта Әлки һәм Спас районнары укучылары көч сынашты.
Иң яхшы нәтиҗәне Спас районы укучысы Денис Пеньков күрсәтте.
Әлкиле Рәзил Гатауллин да аңардан азга гына калышты. Өченче урында – Анастасия Игнатьева (Спас районы).
Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, кыйммәтле призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев