Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә икенчегә прививка ясату башланды

Районда ярты ел һәм аннан күбрәк вакыт элек коронавируска каршы прививка ясатучылар икенчегә вакцина кадата башлаганнар. Аны ревакцинация дип атыйлар.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы әйтүенчә, икенчегә прививка ясатуны медицина хезмәткәрләре башлаган. Бүгенгә 200 әлкиле ревакцинация ясаткан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең икенчегә прививка ясатуы хакында әйтте һәм бу юнәлештә республикада масштаблы эш алып барылырга тиеш, диде у.

Хәзер медицина учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясатырга була. Роспотребнадзорның райондагы баш белгече Алмас Абзалов гриппка яисә коронавируска каршы прививканы кимендә бер ай аралыгында ясатырга киңәш итә. Баш санитар табиб районда 62 кешенең лаборатор тикшерү нигезендә корнавирус белән чирләве теркәлде, ди.

Ковид инфекциясеннән саклану таләпләренә салкын караучылар да табыла икән әле. Хөкүмәт йортында Президент катнашында узган шимбә видеокиңәшмәсендә бу хакта җитди сүз барды. “Вирус безнең янәшәдә, ул тагын да куркынычрак штамм хәләтендә, аңардан саклану чараларын көчәйтергә кирәк”,–диелде анда.

Җәмәгать урыннарында битлек кию, халык күп булган урыннарны даими антисептиклар белән эшкәртү мөһим. Ә инде кешеләрне кабул  итүче оешма, предприятие вәкилләренә ковидтан прививка ясату таләбе куела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев