Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә көрәшче Фәракшиннар истәлегенә ярышлар үткәрелде

Узган атнада “Алинә” спорт залында татарча көрәш буенча күп тапкыр район Сабантуйлары батыры булган, республика бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән Үргәгар егетләре – бертуган Илсур һәм Илмир Фәракшиннар истәлегенә спортның бу төре буенча ачык турнир үткәрелде. Аны район спорт мәктәбе оештырды. Ярышларда 2004-2010 елларда туган егетләр һәм үсмерләр катнашты.

Нәтиҗәләр төрле үлчәү категорияләрендә чыгарылды. Мәсәлән, 28 кг га кадәр үлчәүдә Чуаш Борнаеннан Сергей Милаев җиңүче булды. Беренче урыннарны шулай ук Чуаш Кичүеннән Айгиз Шәйхетдинов (32 кг), Ташбилгедән Инзил Насыйбуллин (36 кг), Иске Тахталыдан Артем Калмыков (40 кг), Әхмәттән Камил Гыйләҗев (45 кг), Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин (50 кг), Чуаш Кичүеннән Богдан Гыйльметдинов (55 кг), Базарлы Матактан Илзат Әхмәров (60 кг), Иске Тахталыдан Кирилл Лобанов (70 кг). Түбән Әлки егете Марат Сәгыйров 70 килограммнан артык авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңүче дип табылды.

Ир-атлар арасында беренче урынга Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), икенче урынга Алмаз Абдуллин (Ташбилге), өченче урынга Данил Зәйнуллин (Алпар) лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев