Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә туган тел елы старт алды

Кичә,12 февральдә район мәдәният йортында Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ачылды.

Бәйрәм чарасында муниципаль район башлыгы Александр Никошин, Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев катнаштылар.                 

 Фойеда татар, рус, чуаш милләтләре мәдәниятына, гореф-гадәтләренә багышланган кургәзмә урнашкан иде. Александр Никошин Әлки җирендә гомер-гомергә төрле милләт халыкларының дус, туганнарча тату, бер-берсенең телләренә,мәдәниятенә хөрмәт белдереп яшәуләре хакында сөйләде. Константин Яковлев туган телнең кадере,әhәмияте хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.           

Бәйрәм районыбызның сәнгать осталары, вокаль ансамбльләре чыгышлары белән урелеп барды.  Бездә руслар да, чуашлар да, татарлар да уз телләрендә оста итеп чыгышлар ясыйлар, җырлыйлар. Әлеге чарадагы зур концерт моның ачык мисалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев