Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә зур күләмле көнкүреш калдыклары контейнерлары сатып ала башладылар

Район авылларына зур күләмле чүп һәм калдыклар өчен контейнерлар кайта башлады.

Авыл җирлекләрендә көнкүреш калдыклары контейнерлары җитәрлек сатып алынган иде инде. Ә менә бакчадан, йорт-җирдән чыккан зур күләмле калдыкларны урнаштырырлык контейнерлар булмады. Менә март аенда берничә авыл җирлегенә зур күләмле чүпләр өчен сигез кубометр сыйдырышлы контейнерлар кайтты. Әлеге дәү чүп савытларын Иске Камка, Иске Салман авыл җирлекләре икешәрне, ә Салман һәм Чуаш Борнае җирлекләре дүртешәрне сатып алганнар.

Контейнерлар Таганрог шәһәрендә эшләнгән, бәясе 30 мең сумнан артык. Чүп белән тулгач аларны “Экосервис” автомобильләре алып китеп бушатачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең ифраструктура үсеше буенча урынбасары  Сергей Балакирев әйтүенчә, зур контейнерлар районның барлык авылларына да диярлек урнаштырылачак. Ә зур авылларда исә алар ике яки берничә булачак. Авыл өчен кирәкле әлеге чүп савытларын үзара салым хисабына сатып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев