Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидән Айтуган Вафин эссе көннәрдә нишләргә икәнен белә

Җәйнең чын челләсе башланды. Күпләр эсседән ничек качарга белми аптырый. “Ләйсән” йөзү бассейны җитәкчесе Айтуган Вафин андый көннәрдә су коенырга киңәш итә.

Районда сулыклар тикшерелгән, анализлар алынган. Тик менә тиешле шартлар тудырылган, коенырга рөхсәт ителгән урыннар юк. Шуңа теләсә нинди сулыкка кереп сәламәтлегеңә зыян салудан сакланырга кирәк.

Ә менә Базарлы Матактагы бассейнда коенсагыз, эсседән дә котылырсыз, озак вакыт күтәренке кәеф белән дә йөрерсез. Бассейн көндез 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр, ә кичләрен 19 дан 21 сәгатькә кадәр эшли. Бирегә коенырга йөрү өчен табибтан белешмә алып килергә кирәк.

Бассейндагы суны Роспотребнадзор белгечләре даими тикшереп тора. Су бөтен таләпләргә туры килә, ягъни сыйфатлы, зарарсызландырылган. Рәхәтләнеп чумыгыз, коеныгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев