Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкигә ТНВ хәбәрчеләре килде

Районыбызда язгы кыр эшләре әйбәт кенә башланып китте.

Әлкилеләр уҗым басуларына, күпьеллык үләннәргә ашлама кертү буенча гаять өлгер эшлиләр. Язгы кыр эшләренең барышын яктырту өчен районыбызга “Татарстан-яңа гасыр” телеканалы журналистлары килде.

ТНВ хәбәрчеләре өчен  Әлки җирендә кырларга самолетлар белән ашлама кертү аеруча кызыклы материал булды. Алар “Үзәк Әлки” филиалының “Салман” отряды кырларында эшләүче очучылардан да, агрономнардан да интервью алдылар. Оператор үзе самолетка утырып, басуга югарыдан ашлама кертүне төшерде. 

Аннан хәбәрчеләр “Әхмәт” отрядында дым каплау эшләрен яктырту буенча материал тупладылар.

Райондагы сабан эшләре турында сюжет шимбә көнне (4 апрельдә) “Адымнар” тапшыруында (20.00 сәг.) күрсәтеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X