Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкиле Рафаэль Гыйльметдинов хан үләнен (иван-чәй) җыя башларга киңәш итә

Байтак еллардан бирле хан үләнен җыеп, аны яратып кулланучы Рафаэль Гыйльметдинов (ул Базарлы Матакта яши) әлеге сихәтле үсемлекне җыя башларга вакыт, ди.

Күпләргә таныш иван-чәй татарча хан үләне дип йөртелә. Кайбер якларда аны кипрей–карлыган, кыркан үләне дип тә атыйлар.

Озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Рафаэль абый Гыйльметдинов хан үләне турында бик күп әдәбият укыган, бихисап мәгълүмат туплаган. Аның әйтүенчә, хан үләне кеше организмы өчен гаять файдалы. Анда С витамины бик күп. Шулай ук ул сәламәтлек өчен кирәкле тимер, бакыр, магний, калий, кальций кебек микроэлементларга бай. Хан үләне иммунитетны ныгыта, канны чистарта, яман шеш барлыкка килү ихтималын киметә. Ул аксымга бай, организмда җиңел үзләштерелә, энергия өсти.

Хан үләнен халык гомер-гомергә хәзерләгән, ел буе кулланган. Чәй үстерүчеләр хан үләнен куллануны төрлечә тыярга да тырышып караганнар. Чөнки ул күп үсеп, халык запасланып калганда чәй сатучыларга көндәшлек тә тудырган.

Хан үләне биек булып үсә, ул тирәкнеке сыман яфраклы үсемлек. Аның чәчәге зәңгәр-ал булып ерактан күренә. Үләннең яфрагын сыдырып алып җыялар. Чәчәк аткан булса, анысын да җыеп киптерәләр. Иң ансаты – 60-70 градуслы духовкада ишеген ачып киптерү. Хан үләнен чәй сымак пешереп эчәсе.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев