Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкиле Ринас Шиһаповның Уфада зур җиңүе

 Район мәдәният  хезмәткәре  Ринас Шиһапов ел саен уза торган TMTV телевизион музыкаль премиясенең бүләкләү фестиваленнән  истәлекле  сын, дипломнар алып кайтты.

  Быел әлеге чара беренче тапкыр  Уфа шәһәрендә узды.

  • Яшь  башкаручы “Әнкәйләргә” җыры  ел дәвамында  “TMTV”   телеканалының  рейтингында беренче  урында килде. Әмма Башкортстанга чакыру алу һәм музыкаль  каналның төп концертында чыгыш ясау минем өчен  көтелмәгән  сөенечле яңалык булды. Мин барлык әлкилеләргә һәм якташларыбызга иҗатыма тугры калып, үссендергәннәре өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм.   Бу безнең уртак җиңүебез, - диде танылган җырчы.

“Әнкәйләргә” җыры язылганга инде 10 ел икән. Аның шигырен, бүген инде арабызда булмаган, Марат Хәмитов  иҗат иткән, ә көйгә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең  җыр укытучысы Илнур Шәгалиев салган. Аранжировкасын  исә Казаннан музыкант Данис Закиров эшләгән. Быел әлеге популяр җырга танылган   театр артистлары  катнашында  клип төшерелгән. Клип телевизион каналларда еш күрсәтелә.

Татарстан һәм Башкортстан фестиваленең кызыл паласларыннан атлаулары зур горурлык тудырды миндә. Әлеге тантанадан уңай эмоцияләр һәм күтәренке рухлар белән әйләнеп кайттым, - дип уртаклашты безнең белән Ринас Шиһапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев