Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилелер сәламәт булу өчен ни эшлиләр?

Иртәгә бөтен дөньяда Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Саулык - бүтән берни белән чагыштыргысыз кыйммәтле хәзинә. Ә сез үзегез сәламәт булу өчен ниләр эшлисез? Рәсим Гатауллин, урманчылык хезмәткәре, Апак авылы: -Физик хезмәт белән шөгыльләнәм. Көрәк-сәнәк белән күбрәк эшләсәң, тамагың да туя, саулыгың да арта. Ә диванда кырын ятып телевизор карау чир...

Иртәгә бөтен дөньяда Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Саулык - бүтән берни белән чагыштыргысыз кыйммәтле хәзинә. Ә сез үзегез сәламәт булу өчен ниләр эшлисез?

Рәсим Гатауллин, урманчылык хезмәткәре, Апак авылы:

-Физик хезмәт белән шөгыльләнәм. Көрәк-сәнәк белән күбрәк эшләсәң, тамагың да туя, саулыгың да арта. Ә диванда кырын ятып телевизор карау чир өстенә чирне арттыра гына. Аннан соң, мин ел әйләнәсе урманда, һавада эшлим. Хәрәкәт, физик эш, саф һава - сәламәтлекнең нигезе дип саныйм. Физик эш бит әле башны да ял иттерә, уйларыңны тәртипкә сала, стресстан котылырга ярдәм итә.

Лилия Вафина, башлангыч мәктәптә техник хезмәткәр, Карамалы авылы:

-Без зур хуҗалык тотабыз, өч сыер, бозаулар, сарыклар, күп итеп кош-корт асрыйбыз. Йортта хезмәт җитәрлек, билгеле. Шулай да, өй эшләрен төгәлләгәч, кич ярты сәгать булса да саф һавада йөреп керергә тырышам. Дөрес туклануның да сәламәтлек өчен әһәмияте зур бит. Ә без үзебез җитештергән табигый, чиста азык-төлек ашыйбыз. Ит-сөт тә, бәрәңге, яшелчәләр дә - үз көчебез белән, бернинди кушылмаларсыз үстерелгән һәм җитештерелгән. Мин кешеләр белән дустанә, әйбәт мөгамәләдә булырга омтылам. Конфликтлар, ызгышлар беркемгә дә файда китерми, нервларны бетерә, саулыкны какшата бит.

Лиана Желтухина, Югары Матак фельдшер-акушерлык пункты мөдире:

-Сәламәт яшәү рәвешен балаларда кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Аннан соң, сәламәт булу өчен даими рәвештә медицина тикшерүе үтеп тору зарур. Дәүләтебез дә кешеләр саулыгы турында кайгырта. Диспансерлаштыру программасы - шуның бер чагылышы. Аның нигезендә 21 яшьтән башлап һәр кеше өч елга бер мәртәбә саулыгын тикшертергә тиеш. Шунысы сөенечле, авыл халкы хәзер сәламәтлеген сакларга, тикшеренергә, вакытында дәваланырга тырыша. Быел безнең авылда 45 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш, аларның 30 ы инде тикшеренде. Диспансерлаштыруның беренче этабында саулыгында тайпылышлар ачыкланса, андыйлар тирәнтен тикшерү узалар. Тагын шунысы бик уңай: төрле белгечлек табиблары авылга килеп халыкны ФАПта кабул итәләр, анализлар алалар, УЗИ тикшерүе үткәрәләр. Бүген йөрәк-кан тамырлары чирләре, шикәр диабеты очракларының артуы күзәтелә. Әлеге чирләрне булдырмау ысуллары хакында мин авыл халкы арасында даими әңгәмәләр үткәрәм.

Николай Хвостов, Чуаш Борнае урта мәктәбе директоры:

-Сәламәт булу байтак факторларга, шул исәптән экологиягә дә бәйле. Билгеле, күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора. Аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, стресслар бүгенге заман кешесенең саулыгына шактый зыян сала. Һәм күпләр моны аңлый, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, үзен формада тотарга тырыша. Үземә килгәндә, шулай ук күбрәк хәрәкәтләнергә омтылам, кичке алтыдан соң ашамауны гадәткә керттем. Эштәге, тормыштагы төрле күңелсез, борчулы хәлләрне тынычрак кабул итәргә, стрессларны җиңелрәк уздырып җибәрергә тырышам. Ике улымны да сәламәт яшәү рәвешенә, спортка күнектереп үстерергә карыйм. Аларның сәламәт, нык булып үсүләрен, вакыты җиткәч армиядә хезмәт итүләрен телим.

Серенад Гыйззәтуллин, пилорам эшчесе, Иске Салман авылы:

- Сәламәт булу өчен начар гадәтләрдән арынырга, гел хәрәкәттә булырга, чама белән тукланырга кирәк дип беләм. Әмма бу кагыйдәләрне үтәү ансат түгел шул. Менә мин үзем тәмәке тартам. Моның зарарлы булуын да яхшы аңлыйм, әмма ташларга ихтыяр көчем җитми. Аннан соң, мине бүгенге балаларның күп вакытларын компьютер каршында утырып үткәрүләре борчый. Үсә торган организм өчен файдага түгел бит инде бу. Без бала вакытта урамда уйнап туймый, кыш буе чана, чаңгы шуа идек. Мәктәптә, мәдәният йортларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар күбрәк үткәрелсен иде. Ә бәлки авырып эш калдырмаган, тәмәке тарту, алкоголь куллану кебек начар гадәтләре булмаган кешеләргә эш урыннарында ниндидер кызыксындыру чаралары, бонуслар булдырыргадыр?

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев