Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр 11 сентябрьдә узасы Бөтендөнья аеклык көненә кушыла

11 сентябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм алкогольнең шәхесне деградацияләве проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә. Табиблар белдерүенчә, алкоголь, турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Алкоголиклар күбесенчә инфаркт, инсульт, бавыр церрозы, нерв системасы какшау чирләреннән вафат була. Аек...

11 сентябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә.

Әлеге халыкара бәйрәм алкогольнең шәхесне деградацияләве проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә. Табиблар белдерүенчә, алкоголь, турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Алкоголиклар күбесенчә инфаркт, инсульт, бавыр церрозы, нерв системасы какшау чирләреннән вафат була. Аек кеше сәламәт милләтнең нигезе булып тора. Ә алкоголизм халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренә караганда, андагы наркология кабинетында 164 кеше исәптә тора. Шуларның 122 се - хроник алкоголиклар. Алкоголь психозыннан интегүчеләр дә бар, андыйларны Казан хастаханәләренә озатып дәвалыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев