Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды

Бер минут тынлык белән искә алдык

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, 12.15 сәгатьтә бөтен ил күләмендә “Бер минут тынлык” булды.

Аның нәкъ менә шушы вакытта узуы очраклы түгел. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә Советлар Союзы хөкүмәтенең фашист Германиясенең һөҗүме турында ил халкына мөрәҗәгате эфирга чыккан.

Әлеге гомумроссия акциясенә әлкилеләр дә кушылды. Барлык тармакларда бер минутка эш тукталды. Кешеләр 79 ел элек илебез өстенә килгән бу коточкыч фаҗига, аның каршында сыгылып төшмәгән, бар көчен, ихтыярын явыз дошманга каршы көрәшкә туплаган, бөтен дөнья халкын фашизм коллыгыннан коткарган батыр ватандашларыбызны рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алды. Һәркайсыбызның гаиләсендә, нәселендә фронтта корал тотып сугышкан, тылда фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан туганнарыбыз бар. Аларның батырлыгы, алар хәтере алдында баш иябез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев