Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр бу шимбәдә Казанга авыл нигъмәтләре төяп бара

Бу шимбәдә районыбыз Казан агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрүдә катнашачак.

Башкалабызда авылда җитештерелгән товарларны сату буенча иң зур базар – агросәнәгать паркында. Биредә районыбыз фермерлары да аерым мәйданнарда үз продукцияләрен даими саталар. Ә инде бу атнаның шимбәсендә әлкилеләр кала халкына  киң ассортиментта авыл товарлары тәкъдим итәчәк. Безнекеләр Казанга ит, кош түшкәләре, бал, сөт һәм сөт ризыклары, бөртек, дару үләннәре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кул эшләнмәләре, хуҗалык кирәк-яраклары, печән, утын, бакча өчен тирес, агач материаллары  алып барырга җыена. Ярминкә булгач, башкала халкын кайнар коймак, чәй белән сыйлап, район мәдәният йорты сәнгать осталары әзерләгән күңелле концерт белән дә ял иттерербез.

Бу ярминкә яңа сезонда беренчесе. Ул Яңа елга чаклы дәвам итә. Район вәкилләре анда атна аралаш сәүдә итәчәк. Димәк, авыл халкының үстергән-җитештергән продукциясен сатарга мәйдан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X