Әлкилеләр өчен үз телендә әйтелгән сүз нинди бәягә ия?
Туган телләрне саклауның кирәге бармы? Ни өчен?
Республикабызда 2021 ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлкилеләр өчен үз телендә әйтелгән сүз нинди бәягә ия?
Татьяна Петухова, үзәк к и т а п х а н ә д и р е к т о р ы , Татарстанның рус милли- мәдәни берләшмәсе район бүлекчәсе советы әгъзасы:
–Тел – кешелек җәмгыяте өчен чиксез бүләк ул. Ә туган тел – бәяләп бетергесез байлык, чөнки ул кешене үз халкы, аның тарихи хәтере, рухи мәдәнияты белән бәйли. Туган телне белергә һәм сакларга кирәк. Шунысы күңелгә тия: хәзерге яшьләрнең кайберсе туган телләрен, әйтик, рус телен тирәнтен белмиләр дә, өйрәнергә дә омтылмыйлар. Шул ук вакытта алар инглиз телен өйрәнәләр, аны заманча һәм перспективалы тел итеп саныйлар, инглизчә белү модада, үзең өчен файдалы, диләр. Ә минемчә, туган телеңне белмәү оят ул. Чөнки үзебезнең кемлегебезне, кайдан килеп чыгуыбызны, нинди нәселгә каравыбызны, тамырларыбызның кайдалыгын, көчебез чыганагын без бары телебез аша аңлыйбыз, беләбез. Һәм бу белемне, бу көчне без балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тиеш. Туган телне өйрәнергә, кадерләргә кирәк, аны норматив булмаган лексика һәм паразит сүзләр белән чуарлау ярамый. Моның белән без беренче чиратта халкыбызның күп гасырлык мәдәниятына һәм үз шәхесебезгә зур зыян салабыз. Телне саклау – халыкның киләсе буыннар алдындагы бурычы ул. Моны мәдәният хезмәткәрләре, аерым алганда без, китапханәчеләр, аеруча яхшы аңлыйбыз. Нәкъ менә китапханәләрдә мәдәниятләрнең күптөрлелеге һәм бердәмлеге хөкем итә. Китаплар, төрле телләрдә язылган булсалар да, үзара талашмый, кайсысының яхшырак икәнлеген ачыклау белән шөгыльләнми. Алар халыкларны таркатуга түгел, кешеләрнең бер-берсен яхшырак аңлавына хезмәт итәләр. Күбрәк укыгыз, һәм сез, башка халыклар, аларның мәдәнияты, теле турында күбрәк белгән саен, үз телегезнең якынрак, кадерлерәк икәнен аңларсыз.
Әлфинә Гарипова, студент, Иске Салман:
–Татар теле - минем туган телем. Туган телендә матур, саф итеп сөйләшә алган кеше чит телне дә тиз үзләштерә һәм камил дәрәҗәдә белерлек итеп өйрәнә ала дип саныйм.
Мин телләрнең үзенчәлекле һәм бай булуы белән мәктәптә укыганда ук кызыксына идем. Шуңа да, аларның барлык нечкәлекләрен белү максатыннан, татар филологиясенә укырга кердем. Биредә без татар телен камил дәрәҗәдә өйрәнүдән тыш, төрек һәм инглиз телләре белән дә танышабыз. Киләчәктә, алган белемнәрем белән генә тукталып калмыйча, рус теле буенча да укуымны дәвам итәргә телим.
Күп телләр белү бик файдалы дип саныйм, чөнки бу шөгыль - белемне үстерә, үз-үзеңә дә хөрмәт хисе уята бит. Күп телләрнең үзенчәлекләрен белүем белән үземә генә түгел, башка кешеләргә дә ярдәм итә алырмын дигән теләктә калам.
Анатолий Миндрюков, пенсионер, Югары Кәчи:
–Мин укыган авылыбыз мәктәбенең дүртенче сыйныфына кадәр барлык фәннәрне дә диярлек безгә үзебезнең чуаш телендә укыттылар. Башлангыч сыйныф укытучыбыз Раиса Кузнецова чуаш теленә, халкыбызның мәдәниятенә һәм традицияләренә күңелебездә мәхәббәт тәрбияләде. Мин аны әле дә олы ихтирам һәм ярату белән искә алам. Туган телен һәркем белергә тиеш. Күпләр хәзер чуашча сөйләшергә ояла, көнкүрештә күбрәк рус телен куллана. Ә без, шәһәргә барсак та, башкалардан аерылып хатыным Людмила белән туган телебездә сөйләшәбез. Күпләр безгә борылып карый. Әйтерсең, чит илдән килгәнбез. Балаларыбызга да чуашча сөйләшергә кушам. Без моны эшләмәсәк, балалар һәм оныкларны ана теленә кем өйрәтер?! Тел халыкның җаны бит ул. Безнең иҗади коллективыбыз мәдәният йорты сәхнәсендә чуаш халык җырларын башкарып еш чыгыш ясый.
Телләрне белүнең беркемгә дә комачаулаганы юк әле. Гаилә дусларыбыз, Югары Әлморзада яшәүче Минтаһир һәм Нәсимә Сәгъдәтшиннар белән бер- беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Татар һәм чуаш телләре охшаш бит. Бергә хезмәт иткән Бибай Чаллы егете Рәшит Туктамышевны йөрәгем әрнеп искә алам – 90 нчы елларда аның гомере фаҗигале төстә өзелде. Рәшит белән Кара диңгез авиациясендә хезмәт иттек. Ул миңа – якташына бик нык булышты. Начар милләтләр дә, халыклар да булмый, ә әйбәт, мәрхәмәтле, шул ук вакытта бик яхшы булмаган кешеләр дә очрый. Менә мин шулай уйлыйм.
Басти Алиева, эшмәкәр, Базарлы Матак:
– М и л л ә т е м б е л ә н м и н әзербәйҗан хатыны, әмма Грузиядә туып үстем. 1997 елдан бирле Россиядә яшим. Еш булмаса да бабаларыбызның туган җиренә – Әзербәйҗанга кайткалыйм. Грузиянең үзем туган Шахмарло авылы урамнарында йөрергә яратам. Россиядә булачак ирем белән таныштым, ике балабыз туды. Хәзер инде мин бик сөйкемле өч оныгыма дәү әни. Борынгы гадәт буенча оныкларыма исемне үзем куйдым. Берсе Кояш, кечкенә улыбыз Ислам, тагын бер кызыбыз Зәйнәп.
Бәлки минем белән ризалашмассыз да, әмма безнең балаларга беренче чиратта рус теле, аннары инглизчәне өйрәнү зарур. Туган телебездә көнкүрештә, өйдә сөйләшергә була. Балалар телне бик тиз үзләштерә бит. Минемчә, рус теле гаять катлаулы, шуның өчен аны өйрәнүгә күп көч куярга кирәк. Мин мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамладым, шуңа күрә һәркем белемле булырга, хатасыз сөйләшергә һәм язарга тиеш дип уйлыйм.
Дусларыбызны, күршеләремне эчкерсез яратам һәм хөрмәт итәм. Нигездә алар татарлар һәм руслар. Россия халкы тынычлыкта, тату яши. Балаларың һәм оныкларың өчен туган ил булган, барлык халыкларга да туган телләрен саклауны гарантияләгән, аны өйрәнү өчен шартлар тудырган илгә рәхмәтле булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев