Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр “Җиңү диктанты” язды

Белик һәм истә тотыйк

 

29 апрельдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Бөтенроссия тарихи диктантында әлкилеләр дә катнашты. Диктантның төп мәйданчыгы Базарлы Матак урта мәктәбендә оештырылды. Биредә “Җиңү диктанты”н 50 укучы язды. Тагын шулкадәр әлкилеләр тестны дистанцион рәвештә узды. 
Айрат Лотфуллин

“Бердәм Россия” партиясе башлангычы белән узган әлеге патриотик акциядә район башлыгы Александр Никошин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков та катнашты. Диктант язуга керешкәнче Базарлы Матак мәктәбе укучылары кунаклар алдында сугыш чоры җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясадылар. 
Александр Никошин “Җиңү диктанты”нда катнашучыларны сәламләп болай диде:
–Тиздән без Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 76 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Районыбыздан 9 меңгә якын кеше фронтка киткән. Аларның истәлеген мәңгеләштерү өчен без аллея булдырдык, андагы стендка сугышта катнашкан әлкилеләрнең исемнәрен яздык. Билгеле, исемлек тулыландырылып тора, яңа исем-фамилияләр ачыклана, бу эшне без дәвам итәбез. Ни кызганыч, бүген районда нибары дүрт ветераныбыз исән. Арабызда Бөек Ватан сугышы ветераннарының дүрт тол хатыны һәм 166 тыл хезмәтчәне яши. Өлкән яшьтә булса да, сугыш ветераны Лев Яковлевич Миндрюков бүгенге чарага килергә мөмкинлек тапты. Аңа рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, озын гомер телибез. Әтиләребез, бабаларыбызның батырлыгы хәтеребездә мәңге сакланыр. Ә моның өчен шушындый чаралар үткәрү бик мөһим. Балалар, яшьләр сугыш турында телевизордан ишетеп кенә белмәсен, ветераннарны мәктәпләргә очрашуга чакырыйк!–дип өндәде.
Лев Миндрюков, укучылар алдында чыгыш ясап, Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы кичергән искиткеч авырлыклар һәм сынаулар хакында әйтеп узды.
–Тарихыбызны яхшы белегез, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди бәягә яулануын онытмагыз, балалар. Сез туган илебез, ата-бабаларыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз,–дип мөрәҗәгать итте ветеран мәктәп укучыларына. 
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илнур Фәйзуллин “Җиңү диктанты”ның кагыйдәләре белән таныштырды. Тәкъдим ителгән 25 сорауны эшләп чыгу өчен 45 минут вакыт бирелә. 13 бирем тест формасында, дөрес җавап вариантын сайлап алырга кирәк, ә калганнарында үз белемеңә таянып җавап язасы. Телефоннар һәм башка белешмә материаллардан файдаланырга ярамый. 
Акциянең муниципаль координаторы Рәйсә Яруллина “Җиңү диктанты”ның киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын  өйрәнүгә җәлеп итәргә, халыкның тарихи грамоталылыгын арттырырга, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләргә  мөмкинлек бирәсен билгеләп үтте. 
10 А сыйныф укучысы Артем Савинов та үз фикере белән уртаклашты.
–Мин тарих буенча белемнәремне тикшерергә теләп, шулай ук илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән якташларыбыз рухына хөрмәт йөзеннән “Җиңү диктанты”нда катнашырга карар кылдым. Әтиемнең дәү әтисе Павел Филиппович Савинов Мәскәүне фашистлардан саклауда катнашкан. 1942 елда ул Воронеж янында батырларча һәлак булган,–ди үсмер. 
“Җиңү диктанты” 2019 елдан бирле “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе  һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә “Тарихи хәтер” федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев