Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казан ярминкәсендә миллион сумлык товар сатты

Үткән шимбәдә Казанда Агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районыбыз вәкилләре миллион сумлык товар сатты.

Республика башкаласында көзге ярминкәләр сезоны башланды. Узган еллардагыча, районыбыз анда атна аралаш катнашачак. Моңа кадәр безнекеләр Казанның Дәрвишләр бистәсе базарында сәүдә итә иде. Быелдан башлап әлкилеләр үз  товарларын Агросәнәгать паркында сатачак.

Узган шимбәдәге беренче ярминкәгә 31 берәмлек техника авыл нигъмәтләрен төяп барды. Әлкилеләр кала халкына терлек һәм кош итләре, сөт ризыклары, йомырка, яшелчәләр,  бәрәңге, бөртек – барысы  миллион сумнан артык бәягә товар тәкъдим итте. Алар нигездә сатылып бетте диярлек.

Ярминкәдә хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре вәкилләре катнашты. Балалар иҗат йорты, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе кул эшләнмәләре, агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим иттеләр. Үргәгар авыл җирлеге вәкилләре базарга килгән халыкны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре исә концерт номерлары белән ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде.

Район башлыгы Александр Никошин белән бергә  безнең сәүдә рәтләрен республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та карап йөрде. Әлкилеләрнең ярминкәгә әзерлеген ул югары бәяләде.

Мондый ярминкәләр авыл халкына үстергән-җитештергән продукциясен акчага әйләндерү өчен менә дигән мөмкинлек. Кала базарында үз товарларыгызны сатарга теләгегез булса, авыл җирлеге башлыгына яисә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итегез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев