Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казанда Яңа ел алды ярминкәсендә 920 мең сумлык товар сатты

Узган шимбәдә Казанда булган Яңа ел алды ярминкәсендә әлкилеләр 920 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары саттылар. Башкаланың Дәрвишләр бистәсе базарында шәһәр халкы һәрвакыттагыча безнекеләрне көтеп алган. Сатып алучыларның күбесе: "Әлкилеләр алып килгән әйберләрне яратабыз", дип тора. Безнең сатучылар 28 урында сәүдә иттеләр. Бәйрәм өстәленә дип казанлылар тиз арада каз һәм...

Узган шимбәдә Казанда булган Яңа ел алды ярминкәсендә әлкилеләр 920 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары саттылар.

Башкаланың Дәрвишләр бистәсе базарында шәһәр халкы һәрвакыттагыча безнекеләрне көтеп алган. Сатып алучыларның күбесе: "Әлкилеләр алып килгән әйберләрне яратабыз", дип тора. Безнең сатучылар 28 урында сәүдә иттеләр. Бәйрәм өстәленә дип казанлылар тиз арада каз һәм үрдәк түшкәләрен алып бетерделәр. Яшелчәләрне, бигрәк тә аеруча кабакны бик яратып алдылар. Сөт-катык, эремчек, каймак, корт ише авыл сыйлары өчен бигрәк тә үлеп китә инде кала халкы.

Авыл җирлекләре, хуҗалыклар вәкилләре, фермерлар Казандагы ярминкәләрдә атна аралаш сентябрь аеннан бирле сәүдә итәләр. Иске Чаллы, Иске Салман, Чуаш Кичүе, Ташбилге, Кошки, Юхмачы, Апак җирлекләре вәкилләре һәр ярминкәдә мул товарлар белән катнаштылар. Ташбилге һәм Түбән Кәчи җирлекләре башкарма комитетлары Совет районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Төгәлбәйдән фермер Фәнил Гәрәев, Базарлы Матактан Илнар Гарипов, Иске Матактан Александр Лычников та әлеге бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев