Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр “Хәтер чәчкәләре” бөтенроссия акциясенә кушылды

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Геройлар паркында үткәрелгән тематик чарада катнаштылар.

Балалар Әлки җирендә туган Советлар Союзы Геройлары монументына чәчәкләр салдылар. “Хәтер чәчкәләре” бөтенроссия акциясе кысаларында әлеге чараны С.Лисенков исемендәге туган як тарихы  музее хезмәткәрләре оештырды.

Без сугыш кырларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, якты киләчәгебез хакына башларын салган бабаларыбызны истә тотарга, аларның батырлыгын олыларга бурычлыбыз – чараны оештыручылар укучыларга шул хакта кабат искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев