Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Хәтер һәм кайгы көнендә “Хәтер шәме” акциясенә кушыла ала

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, район халкы  “Хәтер шәме” гомумроссия акциясенә кушыла ала.

 

Бу көнне бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабыначак.

Акция хәйрия төсендә уза. Анда катнашу өчен 15 июньнән 22 сенә кадәр деньпамяти.рф платформасында виртуаль шәм кабызырга була. Шул вакытта “Буыннар хәтере” хәйрия фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә һәр шәмнән 1 сум исәбеннән акча күчерәчәк.

“Хәтер шәме” акциясе ел саен үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев