Чуашия Республикасындагы татар авылларыннан бик күп нәрсәгә өйрәнә алабыз икән.
Соңгы елларда районыбыз Татарстан хөкүмәте соравы буенча Чуашиядә Сабантуйлар үткәрүдә катнаша. Һәр баруыбызда татар авыллары безне тагын да матурланып, яңарып каршылыйлар, эшлекле тынгысыз тормыш алып барулары белән сокландыралар.
Чуашиянең Урмай авылы Сабан туенда быел икенче тапкыр катнашуыбыз. Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге зур делегация иртә таңнан юлга кузгалдык. Безгә 300 чакрымнан артыграк ара узасы. Ә инде спортчыларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре, шушы зур делегацияне аш-су белән сыйлаучы "Йолдызлык" кафесы кызлары ерак юлга төнлә үк чыкты. Алар инде иртә таңнан Урмайга барып җитеп, бәйрәмгә әзерлек эшләрен башлаганнар.
Урмай белән якыннан танышу
Урмай - Чуашия Республикасының Комсомол районына керүче зур авыл. Ул район үзәгеннән бары дүрт чакрым ераклыкта урнашкан. Анда 5400 дән артык кеше исәпләнә. Авылда нигездә татарлар яши, ислам дине кануннары, йолалары биредә нык саклана. Урмайда дүрт мәчет эшләп тора. Ике балалар бакчасы һәм 800 укучы белем алган мәктәп бар. Биредә туучылар саны үлүчеләргә караганда берничә тапкыр артык!
Авылда яшьләр бик күп. Мәктәпне тәмамлаган егетләр-кызларның күпчелеге төрле төбәкләргә китеп белем алалар, һөнәр үзләштерәләр дә, туган авылларына кайтып гаилә корып тормыш итәләр.
Сабан туе үтәсе мәйданга килеп кергәч тә балалар өчен һәртөрле батутларның күп булуына гаҗәпләндек. Гомумән, сабыйларга уйнау, күңел ачу өчен ниләр генә юк. Бәләкәй поезд, машиналарда йөрергә, вертолетларда "очып" килергә мөмкин. Күбесе кечкенә пони атында атланып йөриләр. Ә сатудагы төрледән-төрле уенчыкларның, тәм-томнарның иге-чиге юк. Кыскасы, бәйрәм мәйданында гаиләсе, балалары белән ял итәргә килүчеләр өчен барысы да оештырылган.
Әле Сабан туе башланырга вакыт бар. Без Иске Салман, Иске Матак авыл җирлекләре башлыклары Фәнил Җәләлетдинов һәм Николай Кудряшов белән Урмай авылы урамнарын әйләнеп кайтырга булдык.
Биредә матур итеп төзелгән икешәр катлы йортлар бик күп. Алар шактый тыгыз урнашкан, урамнар да тар. Һәр өй каршында төзелеш материаллары. Монысы ямьле күренеш түгел, билгеле. Хәер, халык нишләсен - ишегаллары кечкенә. Безнең авыл җитәкчеләре баганаларда электр лампаларының бик сирәк булуына игътибар иттеләр. Төнлә авыл караңгылыкка чумадыр монда, дип нәтиҗә ясадылар. Урамнарда су колонкалары, һәр өйгә дә су кермәгән икән. Коелар да күренә - суга өзеклек еш була, диләр.
Урамнарда йөргәндә авыл халкы белән дә күп аралаштык. Гомәр Тукаев сөйли:
-Мин узган гасырның 70 нче елларында Әлки районының "Спутник" совхозында терлекчелек биналары төзүдә эшләгән идем. Сездә бит җиргә иркенлек, терлек-туарны күпләп асрарга, яшелчәне дә теләгәнчә утыртырга була. Бездә җир бик кысан. Менә минем хатын белән икебезнең җир паебыз бар. Бер пайга 1,3 гектар җир биләмәсе. Ә сездә бит пайлар 6-7 шәр гектар, диләр. Шулай да халык китми авылдан. Читкә чыгып төзелештә, башка эшләрдә акча туп-лыйлар да бирегә кайтып йорт-җир тазарталар, балалар укыталар.
Урмайда ит-сөт өчен күпләп терлек асрау белән шөгыльләнүчеләр байтак икән. Әмма терлекләр көтүгә чыкмый. Ит эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, түбә, койма калайлары, капкалар ясау кебек әллә ничә төрле юнәлештә эшмәкәрлек җәелдерелгән.
Татарстанга кызыгалар икән
Менә Сабан туен тантаналы ачу сәгатьләре җитте. Бәйрәмне алып баручылар - районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре Ринас Шиһапов һәм Гөлия Яруллина сәхнәгә дәрәҗәле кунакларны чакырдылар. Урмайлыларга Чуашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьевның Сабан туе белән котлавын республиканың мәдәният министры урынбасары Вячеслав Оринов җиткерде. Аннары Комсомол районы башлыгы урынбасары Светлана Ульдина сүз алып, бәйрәмгә килгән барча халыкны Сабан туе белән тәбрикләде, хезмәт алдынгыларына район башлыгы бүләкләрен тапшырды.
Чуашия белән Татарстан арасындагы дуслыкны ныгыту юнәлешендә бик зур эшләр башкаручы шәхес - Чуашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов бәйрәмгә килүчеләргә җылы теләкләрен ирештерде.
Урмай авыл җирлеге башлыгы Минзәет Зәйнуллин:
-Без соңгы дистә елларда Татарстанга карап, сезнең күркәм эшләрегезгә сокланып яшибез. Татарстан Республикасы зур адымнар белән алга бара, бик күп төбәкләр өчен үрнәк ул. Сез шул җирдә яшәвегез белән бәхетле,-дип сөйләде. Аннан ул Сабантуй бәйрәмен зурлап килгән өчен әлкилеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Район башлыгы Александр Никошин тантанага җыелган халыкны барлык әлкилеләр исеменнән кайнар сәламләде.
-Бу төбәктәге татар авыллары елдан-ел зурая, төзекләнә, ямьләнә, кешеләр мул тормышта яши. Без моңа ихластан шатланабыз һәм сокланабыз,-диде ул.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов урмайлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде.
Сабан туе - ул инде язгы чәчү эшләре төгәлләнгәч үткәрелә торган бәйрәм. Биредә кыр батырлары, алдынгы авыл хезмәтчәннәре сәхнә түренә чакырып макталды, бүләкләнде. Аннан инде бар мәйдан җырга-моңга күмелде. Районыбыз талантлары да халыкны матур чыгышлары белән сөендерделәр. Рузинә Габидуллинаның Урмай уңганнарына багышлап язган шигыре дә көчле алкышларга күмелде.
Милли көрәш үтәсе мәйданда да зур җанлылык. Ир-егетләр бил алышырга язылалар, үлчәнәләр. Янәшәдә инде кул көрәштерү башланган. Бу ярышта катнашырга теләүчеләр бик күп була икән. Егетләр генә түгел, куллары көчен сынаучы гүзәл затлар да байтак.
Шунда ук гер күтәрүдә ярышалар. Хөкемдар билгеле бер вакыт эчендә герне иң күп өскә чөючене ачыклый.
Сабан туеның алыштыргысыз уен-ярышлары да кызганнан-кыза. Әнә берәүләр авыш баганадан атлый, икенчеләр бүрәнә өстендә капчык белән бәргәләшә, арырак көянтә-чиләк белән су ташуда, күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк ватуда, капчык киеп узышуда сынашалар. Һәркайсында халык ялындырмый катнаша, рәхәтләнеп күңел ача. Көне дә бит аның сайлап алгандай матур, кояшлы, җылы булды. Иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән бәйрәмнән һәркем канәгать калгандыр, күңеленә күркәм рәхәт тәэсирләр җыйгандыр.
Урмайлыларга имин тормышлар һәм уңышлар теләп, үзләрен дә июль башында Татарстан җирендә узасы Сабан туйларына чакырып, кайту юлына кузгалдык. Безнең арадагы дуслык, туганлык җепләре алга таба да нык саклансын иде.
Нет комментариев