Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр легендар татар җырчысы Илһам Шакировның вафаты сәбәпле кайгы кичерәләр, аның турындагы хатирәләре белән уртаклашалар

Татар халкы зур югалту кичерде. Легендар җырчыбыз, кабатланмас моң иясе Илһам Шакиров вафат булды. Күп әлкилеләр бу кайгылы хәбәрне күңелләренә якын алып, авыр хәсрәт итеп кабул итте. Менә берничә райондашыбызның бу уңайдан безгә җиткергән фикер-тойгылары:

РАФАЭЛЬ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, хезмәт вете­раны, Базарлы Матак авылы:

–Илһам абыйның бакыйлыкка күчүе турын­дагы хәбәрне мин чыннан да шәхси кайгым кебек кабул иттем. Без аның җырлары белән тәрбияләнеп үскән буын. Аңардагы моң күңелнең иң тирән төпкелләренә барып җитә, ул җырлаганда күздән яшьләр килә, каз тәннәре чыга иде. Хәер, “иде” дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чөнки татар милләте яшәгәндә Илһам Шакировның җырлары онытылмас. Татар җырын югары дәрәҗәгә күтәргән бу шәхесне һәм аның исемен онытырга хакыбыз юк.

Минем үземә Илһам абый белән якыннан аралашу бәхете насыйп булды. 12 ел тирәсе элек җырчыбыз баянчы Рөстәм Вәлиев (ул да мәрхүм инде) белән районыбызда гастрольдә булган иде. Алар район үзәгендә, тагын берничә авылда кон­цертлар куйдылар. Бу Илһам Шакировның Әлкигә соңгы килүе булгандыр инде. Артистларны каршы алып, районда озатып йөрүдә мин дә катнаштым. Ул чагында Базарлы Матак һөнәр училищесы ди­ректоры булып эшли идем. Шунда Илһам аганың үзен кешеләр белән бик гади тотуына, ихласлыгы­на, аш-суга талымсызлыгына исебез китте. Ә бит ул буй җитмәслек зур шәхес иде. Эчкерсез аралашуы, сүз арасында җырлап җибәрүе бүгенгедәй хәтердә.

Илһам Шакировның 75 яшьлеге уңаеннан филармониядә узган юбилей концертына билетлар алып та, ниндидер сәбәп аркасында бара алмадым. Әмма кичә башланганчы аңа аталган күчтәнәчемне – бер тәпән балны директорына тапшырып чык­кан идем. Әлеге концертта классташым Рузалия Вәлиуллина булган икән. Ул җырчының сәхнәдән бу хакта рәхмәт белән әйтүен соңрак миңа җиткерде. Менә бит нинди гади һәм игътибарлы кеше иде Илһам абый! Ул – татар халкының горурлыгы. Ма­тур тавышлы җырчылар, яхшы артистлар күп, әмма Илһам Шакиров дәрәҗәсенә җитүчеләр әлегә юк. Үзенең моңы, халыкка хезмәт итеп үткән гомере белән безгә ул телебезне, сәнгатебезне сакларга ва­сыять итеп калдырды, дип уйлыйм мин.

РОЗАЛИЯ АБДУЛЛИНА, Ташбилге авылы китапханәчесе:

–Илһам Шакировның һәр җыры кабатлан­мас, билгеле. Әмма мине аның иҗатында иң тетрәндергән җыр – “Идел буе каеннары”. Аны башка җырчылар да башкара, әмма Илһам абый дәрәҗәсенә җиткерүче юк. Күңелләрне айкап чыга­ра торган итеп җырлый иде бит ул аны.

Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова – чын ха­лык җырчылары иде. Алар гомер буе халыкка хезмәт иттеләр. Авылдан-авылга салкын клубларда җырлап йөреп, кешеләргә моң, рухи кыйммәтләрне җиткерделәр.

Илһам Шакиров – татар җырын илебезнең йөрәге булган Кремль Сараенда яңгыраткан кеше. Россиянең халык җырчысы исеме аңа юкка гына бирелмәгәндер шул. Әле менә бүген китапханәдә Илһам Шакиров турындагы басмаларны барлыйм. Аның 75, 80 яшьлек юбилейлары уңаеннан бик затлы китаплар чыккан иде бит. Белүебезчә, 15 февральдә җырчының туган көне иде. Быел аңа 84 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан китап күргәзмәсе ясарга җыенам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев