Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузалар

​​​​​​​Бу көннәрдә Базарлы Матакның Ленин урамында урнашкан үзәк китапханәсенә килүчеләр саны бермә-бер арткан.

 Юк, кинәт кенә китап укучылар күбәеп киткән дип уйламагыз – әлкилеләр Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузып, китапханәгә азык-төлек, өс һәм аяк киемнәре, шәхси гигиена чаралары китерәләр.

Ярдәм җыю башлангычы белән районда яшәүчеләргә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьтә мондый сүзләр бар: “Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләр хәзерге вакытта чиксез авырлыклар кичерәләр. Шәһәр һәм авыллар җимерек, инфраструктура юкка чыгарылган. Иң куркынычы тыныч халык арасында корбаннар бар, бик күпләр подволларда яшеренеп яшәргә мәҗбүр. Соңгы берничә елда кешеләр сугыш шартларында гомер кичерергә мәҗбүрләр. Кемдер тынычрак җиргә күченә алган, кемнәрнедер эвакуацияләгәннәр. Әмма аларның барысына да яшәү өчен азык-төлек, кием-салым кирәк. Шундый авыр хәлдә калган олыларга һәм балаларга Россиядә яшәүчеләр эчкерсез ярдәм кулы суза. Һәм без, Әлки районында яшәүчеләр дә, бу эштән читтә кала алмыйбыз”.

“Бердәм Россия”нең мөрәҗәгате бик күпләр өчен игелекле эшкә, мәрхәмәтлелеккә этәргеч булган – районның төрле почмакларыннан китапханәдә оештырылган ярдәм җыю пунктына ярма, он, шикәр комы кебек озак саклана торган азык-төлек, киемнәр китерә башлаганнар.

–Башта бу китерелгән әйберләрне җыю өчен бер бүлмә әзерләгән идек. Әмма берничә көндә ярдәм шулкадәр күп җыелды ки, без аларны зур гаражыбызда саклый башладык,–ди китапханә директоры Татьяна Петухова һәм ярдәм акциясендә инде катнашып та өлгергән хуҗалыклар, оешма һәм учреждениеләр, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, аерым кешеләр исемлеген күрсәтә.

Украинаның олы бәлага тарган халкына җибәрергә дип әлегә 550 тартма күчтәнәч әзерләнгән. Аларны җыюда 60 ка якын юридик һәм физик затлар катнашкан. Әйтик, “Хузангай” җәмгыятеннән авыр-авыр 72 тартма алып килгәннәр, аларда нигездә төрле ярмалар, азык-төлек салынган. “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте олылар һәм балалар өчен азык-төлек тутырылган 45 тартма китергән.

Район электр челтәрләрендә хезмәт куючылар мохтаҗларга медикаментлар сатып алу өчен акча җыеп биргәннәр. С.Лисенков исемендәге музей, Педер Хузангай музее хезмәткәрләре 4 тартма азык-төлек җыйганнар. Алар әле Украинада алып барылган махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә дә чәй, кофе, конфет-печеньелар сатып алып күчтәнәчләр әзерләгәннәр һәм һәр солдатка адресланган 15 тартма тәм-томны республика хәрби комиссариатына илтеп биргәннәр. Моны “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы башлангычына кушылып эшләгән алар.

Игелекле акциядә барлык авыл җирлекләре дә катнашкан.

–Без партия башлангычы турында ватсапка авылыбыз төркемендә хәбәр иттек. Авылдашлар шунда ук азык-төлек китерә башладылар, бик күпләр бу эштә актив катнашты,–дип хәбәр итте редакциягә Яңа Үргәгар җирлеге башкарма комитеты секретаре Энҗе Фәттахова. Ә Борискино җирлегеннән секретарь Валентина Арнакова авылдашлары ярдәме белән 15 тартма төрле ярмалар, макорон эшләнмәләре, он һәм шикәр комы җыеп район үзәгенә китерүләрен әйтте.

Күпсанлы тартма-посылкалар арасында шәхси эшмәкәрләр әзерләгәннәре дә бар – Хәйруллин, Низамова Г.Х, Шәфигуллин, Шәрәфиева, Шәрапова, Пономарева, “Алып-Хан” сәүдә йорты коллективы күмәк эшкә зур өлешләрен керткәннәр инде. Ә Базарлы Матакта гомер итүче Ринат һәм Роза Шәйхетдиновлар төрле размерлы 1000 пар тирәсе ир-ат, хатын-кызлар һәм балалар аяк киемнәре биргәннәр.

Киң күңелле, юмарт җанлы, башкалар кайгысын үзенекедәй кабул итеп, ярдәм кулы сузарга әзер торган, моны тиз арада эшләргә дә өлгергән райондашларыбыз бик күп икән бит! Кызганыч, барысының да исемнәрен газета битләренә язып бетереп булмый. Әмма әйтелгән бит: “Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә балык белер”. Шунысы бәхәссез: бу дөньяны бөтен бәлалардан яхшылык, мәрхәмәтлелек кенә коткара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев