Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр медицина хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерә

Бүген барыбызны да коронавирус таралу белән бәйле вәзгыять борчый. Белгечләр әйтүенчә, илдә әле авыру югары ноктасына җитмәде. Мондый шартларда саклык чараларын тагын да көчәйтү, үзизоляция таләпләрен тайпылышсыз үтәү зарур.

Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Татарстанда да авыру йоктыру очраклары арта. Вирус ияртүчеләр Казанда гына түгел, районнарда да ачыклана. Бу атнада безнең Кама аръягы зонасындагы Аксубай, Алексеевск районнарында вирус йоктыруның 1 әр очрагы раслану хакында мәгълүм булды.

Соңгы атналарда Татарстанда үзизоляция режимын үтәүгә контроль, юлларда патрульлек итү көчәйтелде. Үзизоляция вакытында транспортта йөрүчеләрнең дә, урамга чыгучыларның да моның нигезле  сәбәбен раслаучы документлары булырга тиеш. Бу – эш бирүче тарафыннан бирелгән махсус белешмә яисә смс-рөхсәт.

Полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Раил Мирзазанов әйтүенчә, кат-кат кисәтү һәм аңлатуларга карамастан, үзизоляция кагыйдәләрен бозучылар кимеми. Әлеге режим кертелгәннән бирле районда тиешле таләпләрне бозган өчен 44 кешегә карата административ беркетмәләр төзелгән.

–Кайберәүләр дөреслеккә туры килмәгән, нигезсез сәбәпләрне күрсәтеп акланырга маташалар. Беришләре көнгә әллә ничә смс-пропуск алып, теләгәнчә йөрергә уйлый. Әмма бит смсның да артыгын алырга ярамый. Машинада, автобуста ничә кеше булса, аларның һәркайсына белешмә кирәк,–ди Раил Мирзазанов.

Ә бит мондый кырыс таләпләр авыруның таралуына юл куймау, кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кертелде. Районның баш табибы урынбасары Эма Шәйхетдинова әлкилеләрне саклык чараларын үтә төгәл үтәргә чакыра.

–Безнең районда вирус йоктыруның расланган очраклары юк. Әмма тирә-юнебездә авыручылар юк дип беркем дә кистереп әйтә алмый.  Күп очракларда чир симптомнарсыз уза. Һәркем аңласын иде: коронавирус бик куркыныч авыру. Үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеген  куркыныч астына куймагыз. Үзизоляция, гигиена таләпләрен үтәгез, зинһар, өйдә генә торыгыз!–дип мөрәҗәгать итә доктор район халкына.

Медицина хезмәткәрләре – куркыныч авыру белән көрәшнең алга сызыгында. Халык аларга бик рәхмәтле. Үткән атнада Александр Никошин инициативасы белән районыбыздан республика клиник йогышлы авырулар хастханәсе табибларына ярдәм күрсәтелде. Медикларга 20 азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Әлеге игелекле эштә Әлки якташлар җәмгыяте дә катнашты. Йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары мондый ярдәмгә шат булуларын әйттеләр һәм хезмәтләрен болай олылаган өчен рәхмәт белдерделәр.

Ә кичә Базарлы Матакның бер кафесы район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге хезмәткәрләренә үзләре әзерләгән зур торт бүләк итте. Әлеге кафеның аш-су осталары медикларга камыр ризыклары, тәм-томнар тулы күчтәнәч пакет та тапшырдылар. Алар районыбызның сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләргә катлаулы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев