Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр мошенникка акча күчермәгез

Кырыкалдарларның кешеләрнең банк карталарыннан акчаларын урлау фактлары зур борчу тудыра.

Ни кызганыч, банк карталары ияләре, мошенникларга алданып, үзләре үк аларга акчаларын күчерәләр, ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе өлкән тикшерүчесе Анастасия Леонтьева. Аның әйтүенчә, агымдагы елда тикшерелгән җинаять эшләрен анализлау картадан  акча урлауның иң киң таралган ысулы банкның хәвефсезлек службасы хезмәткәре булып карта иясенең абонент номерына шылтырату булуын күрсәткән. Бу очракта мошенник кешегә шылтырата һәм банк картасындагы акчаларны ул әйткән счетка күчерү зарурлыгын тәкърарлый я булмаса банк картасы турындагы мәгълүматларны әйтүен сорый.

Мондый җинаятьләрнең бик азы гына ачыла, ди тикшерүче. Мошенникларның чираттагы корбаны булмас өчен шуны истә тотарга кирәк: банкларның хәвефсезлек хезмәткәрләре сезнең картадагы акчаларның ничек хәрәкәт итүен күзәтү белән шөгыльләнмиләр. Үзләрен банкның хәвефсезлек  хезмәткәре дип атап шылтыратсалар, алар белән сөйләшеп тә тормагыз. Сүзне шунда ук туктатып, үзегезнең банк картасында күрсәтелгән номерга шылтыратыгыз. Әгәр инде кырыкалдарга  банк картагызның мәгълүматларын хәбәр итеп өлгергән булсагыз, шулай ук картада күрсәтелгән номерга шылтыратыгыз. Бу очракта  сезнең банк картасы белән эш итү мөмкинлегенә чик кую зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев