Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр республика онлайн-Сабантуенда катнаша

Әлки сәнгать осталары бүген республика Сабантуенда чыгыш ясый.

Коронавирус инфекциясе таралудан сакланып, татар халкының милли бәйрәме быел онлайн-режимда үткәрелә. Сабан туенда “катнашучылар” районыбыз сәнгать осталары чыгышларын да карап ләззәтләнә ала. Мәдәният хезмәткәрләре онлайн-бәйрәм өчен видеороликлар әзерләп җибәргән. Аларның берсе Иске Салман авылы зиратында табылган болгар чоры кабер ташы турында. 1292 елгы әлеге кабер ташында безнең төбәктә элек сабан туе үткәрелү хакында әйтелгән.

“Әлки мишәрләре”, “Сударушка”, “Пилеш” вокаль ансамбльләре чыгышлары да бәйрәмне тамаша кылучыларда кызыксыну уятыр дип уйларга кирәк.

Онлайн Сабан туе уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре шулай ук узган елларда булган авыл көннәре күренешләре белән видеороликларны Инстаграмга урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев