Әлкилеләр, ә сез печән хәзерләдегезме әле?
Июнь башыннан бирле печән көйлибез инде.
Рәмзия Хөсәенова, мәдәният йорты җитәкчесе, Апак авылы:
–Әле менә хәзер печәннән кайттык. Июнь башыннан бирле печән көйлибез инде. Шөкер, кышка җитәрлек хәзерләдек. Бакчага зур кибән куйдык, 142 шакмак тюк ясаттык. Күрше авылдан үз техникасы белән килеп, кипкән печәннән тюк ясап бирүче бар. Терлекләребез шактый, шуңа азыгы да мулдан кирәк. Биш баш мөгезле эре терлегебез бар, сыерыбыз менә-менә бозауларга тора. Авылда яшәп ничек мал асрамыйсың, сыйлы көнең сыер белән, дигән сүз дә бар бит халыкта. Авылда утызлап сыер әле, электр көтүче алып куйдык.
Быел печән былтыргы кебек мул түгел анысы. Әмма сирәк булса да, бар. Тырышкан кешегә җыярга була. Без болыннан, чокыр буйларыннан чаптык. Сазлыклырак җирдә үскәнен терлекләр бик яратмый инде, ә менә Төбәк тирәсеннән җыелганы җиләк кебек хуш исле яхшы печән. Хәзер бит печән хәзерләү элеккеге кебек авыр түгел, күп эшне техника башкара. Чалгы белән азапланучы юк диярлек. Энем Марат та быел трактор, чапкыч сатып алды, бик уңай булды. Шәһәрдән ике абыем да кайтып бик булыштылар.Хәер, безнең әле сарай башында былтыргы печәнебез, тюкларыбыз да байтак. Елның ничек киләсен белеп булмый дип, запаслы яшибез.
Галина Самарина, Борискино авыл җирлеге башлыгы:
–Бездә халык терлекне күп асрый. Тугыз кече ферма бар иде, тагын өч гаилә шундыйны төзеде. Фиргать Мәхмүтов гаиләсе 20 сыер тота, Виталий Самаринда – 14 баш сөтбикә, Геннадий Бокарев, Фәрит Закиров, Илшат Гатауллин, Вячеслав Тутеров – 9 ар баш, Рөстәм Нуруллин – 7, Григорий Зварич 5 баш сыер асрыйлар. Авыл халкы бүген печән хәзерләү белән мәшгуль. Зарланырлык түгел, печән бар. Бездә күпләр пай җирләрен рәсмиләштереп, шунда күпьеллык үлән үстерәләр.
Шушы арада авыллардагы печәнлекләрне дә терлек асраучы гаиләләргә бүлеп бирәчәкбез. Җирлектә 100 шәхси хуҗалыкта сыер тоталар. Халыкта бүген 260 сөтбикә исәпләнә.
Печән өсте – кызу чор, авыл халкы бу вакытта көнне төнгә ялгап эшли. Бөтен гаилә белән хезмәт куялар, туганнар да булыша. Дөрес, бүген инде эшнең байтагын техника башкара. Күп гаиләләрнең үз тракторы, чапкычы, киптерү җайланмасы бар. Иң мөһиме, бездә халык эшкә батыр, тырыш, тәвәккәл. Ә эше барның ашы бар, терлек-туарны күп асраучылар җитеш, мул да яши.
Назир Шаһимәрдәнов, Иске Салман авылы:
–Язның гына түгел, җәйнең дә көне ел туйдыра. Шуны истә тотып, үлән күтәрелә башлау белән печән хәзерләргә керештек. Болыннардан, урман буйларыннан чабып кышка малларга байтак азык хәзерләдек. Күкрәп үсмәсә дә, шөкер, печән бар. Без кул чапкычы кулланабыз. Мал-туарыбыз күп – 5 сыер, бозаулар, тана, кош-корт асрыйбыз. Үзебез чапкан гына җитми, ел да күрше Аграмаковка авылы фермерыннан печәнне сатып та алабыз. Быел да 200 тюк алып куйдык. Терлек тоткач, бөртеге дә шактый кирәк бит әле. Анысын да фермердан ала идек. Быел корылык, уңыш ничек чыгар, сатып алырга булырмы дип борчылып торабыз.
Гөлфия Зәйнуллина, Иске Алпар авылы:
–Быел печән мул түгел шул, сыеграк. Алай да халык тырыша, җыя. Авылда терлек асраучылар күп бит. Без үзебез дә үгезләр, сыер, бозаулар, сарыклар тотабыз. Бәрәңге бакчасына күпьеллык үлән чәчкән идек, кырдан, болыннан да чаптык. Хәзер инде кул көченә алмашка техника килде. Безнең дә трактор, чапкыч, печән җыю җайланмасы үзебезнеке. Былтырдан калган запасыбыз да бар иде, малларны кышлатырга азыгыбыз җитәр дип торабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев