Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Яңа ел төнендә районның төп чыршысы янында күңел ачты

Яңа ел төне Әлкидә шактый җылы, җепшек булды. Әйләнә-тирә ап-ак иде, елның соңгы көнендә бит табигатҗ әйтерсең лә “планны” үтәп калырга ашыкты – көне буе диярлек кар яуды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Ак Тычкан елын бәйрәм табыннары янында каршылагач, әлкилеләр Базарлы Матакның Үзәк паркына ашыкты. Биредә купшы итеп бизәлгән төп чыршы янында аларны Кыш Бабай, Кар кызы, әкият каһарманнары каршы алды.

Паркка халык бөтен гаиләләре белән килде, балалар да бик күп иде.

Җыелган халыкны Яңа ел белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул райондашларны татар һәм рус телләрендә сәламләде.

  • Һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек, имин тормыш, уңышлар телим. Яңа туган ел күренекле вакыйгаларга бай булачак. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. 2020 ел  районыбыз төзелүгә 90 ел тулу белән дә истәлекле. Аны бергәләп югары дәрәҗәдә үткәрик. Әлки районы турында республикада гына түгел, бөтен илдә белсеннәр! ди район башлыгы.

Бәйрәм төнендә район мәдәният хезмәткәрләре әлкилеләргә чын бүләк – күңелле дәртле җырлардан торган концерт – әзерләгәннәр. Халык аларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты.

Кыш бабай белән чыршы тирәли күңелле әйлән-бәйлән, төрле төсләрдәге фейерверк та бәйрәмгә ямь, матурлык өстәде.

Алда әле тулы бер атна ял көннәре. Аларны әлкилеләр паркларда оештырыласы бәйрәмнәрдә катнашып, чаңгы, тимераяк шуып күңелле һәм файдалы итеп үткәрерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев