Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Яңа елны бергә-бергә күңелле каршыладылар. ФОТО, ВИДЕО

Барлык ил халкы кебек үк, Яңа ел әлкилеләрнең дә иң көтеп алган һәм иң яраткан бәйрәмнәре.

 ФОТОРЕПОРТАЖ

ВИДЕО

2019 елны да район халкы зур сөенеч, хезмәт уңышлары белән каршы алды.  

Яңа елны дуслар, туганнар белән бәйрәм табыннары артында каршылагач, традиция буенча күпләр урамга, паркларга чыктылар. Яңа ел чыршылары янында бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләделәр, җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.

Базарлы Матакның Үзәк паркындагы Төп чыршы янында халык бигрәк тә күп булды. Биредә бәйрәм кәефе, зур күтәренкелек хөкем сөрде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бик күңелле төнге бәйрәм программасы да әзерләгәннәр иде. Бәйрәмне алып баручылар Гөлия Яруллина һәм Эльвира  Зыятдинова сәхнәгә бер-бер артлы җырчыларны чакырдылар. Озакламый бәйрәм итүчеләр янына Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җиттеләр. Алар әкият каһарманнары,  “җәнлек-җанварлар” белән бергә төрле уеннар оештырдылар. Төрледән-төрле утлар белән балкыган Төп чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү дә бик күңелле булды.

Халыкны бәйрәм белән тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.

-Кадерле әлкилеләр, районыбыз кунаклары! Барыгызны да бу искиткеч матур бәйрәм – Яңа ел белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә сәламәтлек, уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим. Сары дуңгыз елы илгә-көнгә тынычлык, муллык, күп шатлыклар алып килсен. Бәйрәм белән сезне! – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы халыкка.

Аның тәбрикләү сүзләрен кешеләр көчле алкышлар, хуплау сүзләре белән кабул иттеләр.

Бәйрәмнең кульминация моменты, мөгаен, фейерверк ату булгандыр. Төнге күкне искиткеч ямьле утлар белән яктырткан салют күңел ачучыларга тагын да күбрәк шатлык һәм күтәренкелек өстәде.

Паркта бәйрәм тантанасы әле бик озак дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев