...
Республиканың юл төзелеше тармагын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Мостовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры (Алексеевск районы) Вәлиев Рөстәм Фоат улына “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
Районыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәп, якташларына һәртөрле ярдәм күрсәтеп торучы Рөстәм Вәлиевне бу дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән котлыйбыз.
Нет комментариев