Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр ял көннәрендә Дәрвишләр бистәсендә сату иттеләр

​​​​​​​Узган шимбәдә район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә үткән ярминкәдә катнаштылар.

 Үз кирәкләреннән арткан азык-төлекне авыл җирлекләре вәкилләре, шулай ук эре агропредприятиеләр дә сатты.  “Кызыл Шәрык” җәмгыяте хезмәткәрләре тиз арада килограммы 16 сумнан алып килгән бодайларын сатып та бетерделәр. Хузангайлар алып килгән ярмаларны һәм көнбагыш маен шәһәр халкы шулай ук теләп алды. Ә Колчуринодан фермер Виктор Рыжков сөт сатты.

Шәхси хуҗалыклар кулай бәядән дуңгыз һәм сыер ите белән сәүдә иттеләр. Иске Матак җирлегеннән Николай Лычников, Петр Бровков йорт куяннары, үрдәк, сарык ите алып килгән иделәр. Түбән Әлкидән Руслан Шәвәлиев әле генә тотылган елга балыгы тәкъдим итте.

–Бөртекне ярты сәгатьтә алып бетерделәр. Аңлашыла да, чөнки Дәрвишләр бистәсендә күпләр терлек тота. Ә быел корылык аркасында маллар өчен азык табу ансат түгел. Шәһәрнекеләр “Хузангай” уңганнары китергән майны да әйбәт алдылар. Даими сатып алучыларыбыз да бар, алар яныбызга килеп рәхмәт тә әйттеләр,–дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Фәрит Вәгыйзов.

Ярминкәдә әлкилеләр үз товарларын 18 сәүдә ноктасында саттылар. Һәркем эш урынын көзгә хас булганча бай итеп бизәргә, табигать бүләкләреннән ясалган композицияләр белән матурайтырга тырышкан. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Ленар Гимаев, Айда Гайнетдинова һәм Эльмира Шиһапова чыгышлары сәүдәгә багышланган көнгә җете төсмерләр өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев