Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр ярминкәдә Казан халкына 950 мең сумлык авыл продукциясе саттылар

Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә 28 ноктада авыл сыйлары белән сату итте. Ярминкәгә барлык авыл җирлекләреннән дә төрледән-төрле товарлар алып бардылар. Кала халкы безнекеләрне көтеп алган -өйләгә кадәр үк инде алып барган авыл нигъмәтләренең күпчелек өлеше сатылып бетте. Барысы 1150 мең сумлык товар төяп барган булсалар, шуның...

Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә 28 ноктада авыл сыйлары белән сату итте.

Ярминкәгә барлык авыл җирлекләреннән дә төрледән-төрле товарлар алып бардылар. Кала халкы безнекеләрне көтеп алган -өйләгә кадәр үк инде алып барган авыл нигъмәтләренең күпчелек өлеше сатылып бетте. Барысы 1150 мең сумлык товар төяп барган булсалар, шуның 950 меңлеге реализацияләнде. Сөт, каймак, катык, эремчек, корт, төрледән-төрле итләр, кайнатмалар, тозлаган, маринадлаган яшелчәләр һәм гөмбә, ярмалар, бөртек - шәһәрлеләр һәммәсен яратып алды. "Сезнең ризыклар свежий, чиста, сыйфатлы, шуңа күпләп алып запасланып калабыз",-диләр. Әхмәт авылыннан Рамис һәм Гөлнур Вәлиуллиннар ярминкә саен яңа суйган эре терлек ите алып бара - 280-285 сумнан аны кулга тидерми алып бетерәләр. Төгәлбәйдән Фәнил Гәрәевнең сарык ите дә 300-320 сумнан тиз арада сатылып бетә. Базарлы Матактан Илнур Гарипов, Иске Матактан Алексей Лычников тәкъдим иткән сөт ризыклары, ит, бал да өстәлләрдә озак тоткарланмый. Зур симез каз түшкәләре 1600-1700 сумнан шулай ук бер-бер артлы "очып" кына тора. Хәзер сатучыларга шартлар да яхшырды - ачык һавада түгел, махсус палаткаларда сәүдә итәләр.

Хәзер Казанның җиде базарында районыбызның сәүдә нокталары булдырылды. Анда көн саен теләгән һәр кеше барып, үзе җитештергән продукцияне сата ала. Күп райондашларыбыз бу мөмкинлектән файдалана инде. Урын өчен түләргә кирәкми, товарыңны сатта файдасын күр.

Безнең сәүдә урыннары булган базарлар - Чехов базары, Фучик ур.,64, Липатов ур., 7, Зәкиев ур.,12. Беломор ур.,32, Лаврентьев ур., 6, Батыршин ур., 14.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев