Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләргә бакчачыдан киңәшләр

Якташыбыз, Казан яны авылларының берсендә яшәүче Рәис Хәйруллин туган ягы белән тыгыз элемтәдә тора, төрлечә ярдәм итә. Ул бик оста бакчачы да икән. Озак еллар буе тупланган тәҗрибәсен социаль челтәрләрдә дә уртаклашып бара.

Рәис аганың инде май аенда ук кыярлары, татлы борычлары өлгергән, помидорлары кызара башлаган.

Һәвәскәр бакчачының кайбер киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:

–Кемнәр бакчасында виноград үстерә, хәзер аларның артык ботакларын кисеп формалаштырырга вакыт.

–Чия, слива, алмагачларда гөблә (тля) күбәйде. Җилсез чакта, иртә сәгатьтә яисә кичен аларны химикатлар белән эшкәртергә вакыт.

–Витаминлы кайбер үләннәрне инде хәзер җыярга була. Ясмин чәчәген карлыган яфрагы һәм иван-чәй белән катнаштырып, иттарткычтан чыгарырга. Шуны әчетеп киптерсәң, кара чәй сыман була. Духовкада газны бик нык киметеп киптерергә дә мөмкин. Шул чәйгә кипкән мәтрүшкә дә өстәсәң, һинд чәең бер якта торсын,- ди Рәис Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев